Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru detskiysad34raduga@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 215 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
У нас учат: | 28 педагога язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Кошларга ярдәм/ Помощь птицам.
22.01.2020
Көздән соң кыш табигатькә бик тиз килә. Бер төн эчендә бөтен дөнья ап-ак юрган белән каплана. hәр кеше, бигрәк тә балалар кар явганга сөенәләр. Бар дөнья ап-ак кар астында. Әмма кыш килгәнгә кошлар сөенәме икән? Аларга көннән көн азык табу кыенлаша. Алар суыклар килү белән кешеләр янына якынрак очып киләләр.
Зима, после ухода осени, легко занимает свое законное место в природе. За одну ночь вся земля покрывается белым покрывалом. Каждый человек, особенно дети, радуется снегу. А как себя чувствуют зимой птицы? С каждым днем им становится все труднее и сложнее находить корм.
-
«Кар бабай әвәлибез»/ «Лепим снеговик»
21.01.2020
Җыелып бүген бергә
Кар бабай әвәләдек.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Кар бабай әвәләү — элеккедән үк килгән балаларның күңел ачу чарасы. Ул - кышнын, кышкы каникуллар һәм Яңа ел бәйрәме символы. Без дә бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балалары белән пластилиннан кар бабай ясадык. Балалар рәхәтләнеп шарлар әвәләделәр, агач ботакларыннан куллар ясадылар, Һәркем үз эшеннән кәнәгать калды.
Лепка Снеговика - зимняя забава, знакомая всем с детства. Он – символ зимы, зимних канинул и Нового года. Сегодня мы тоже с детьми первой младшей группы слепили снеговика из пластилина. Дети с удовольствием крутили шарики, сделали из веток ручки. Каждый остался довольным своей работой.
-
Кар йомарламнары белән атышу/ Игра в снежки.
15.01.2020
Кыш – елның иң гаҗәеп, сихри фасылы. Ә балаларның иң яраткан кышкы уеннары - кар йомарламнары белән атышу.
Йөгереп чыктык урамга
Кар атышып уйнадык.
И уйнадык, и уйнадык.
Тик барыбер туймадык.
Дети очень любят подвижные игры зимой. Игра в снежки издавна считается веселым и увлекательным занятием в зимнее время.
-
Сәхнәләштерелгән уеннар \ Театральные игры
13.01.2020
Безнең 8 нче зурлар төркемендә театраль уеннарны балалар бик яраталар. Театр почмагыбыз бай. Төрледән - төрле әкият сандыклары; бармак театры, би- ба - бо өчен курчаклар бар. Әти - әниләр бик теләп ярдәм итәләр: кечкенә костюмнарны балалар бик теләп кияләр. Театраль һәм сәхнәләштерелгән уеннар балаларның аралашуына, диалог сөйләме үсешенә әхлак тәрбиясенә дә ярдәм итә. Балаларның моторикасы, үз - үзләрен тотышы, иҗади күзаллавы үсә.
Дети нашей старшей группы № 8 очень любят театральные игры и игры - инсценировки. В режимные моменты, на утренники мы часто их готовим. В нашей группе есть богатый театральный уголок: куклы для пальчикового театра, би - ба - бо, и т. д. Родители помагают нам. Они шьют костюмчики, сказочные атрибуты. Такие игры развивают речь /особенно диалогическую/ мелкую моторику рук, воспитывают нравственность, формируют культуру общения, память и эстетику.
-
Юбилярны котлыйбыз! / Чествование юбиляра!
09.01.2020
Бүген, безнең балалар бакчасы коллективы тәрбияче Гатупова Линуза Лотфулловнаны 60 яшьлек Юбилее белән котлады. Аңа сәламәтлек, озын гомер, эштә уңышлар теләп калабыз.
Сегодня коллектив нашего доу поздравил педагога Гатупову Линузу Лотфулловну с юбилеем. В данном учреждении она работает 27 лет. Очень ответственный и активный педагог, который любит детей и находит общий язык с родителями. Весь наш коллектив желает ей крепкого здоровья, счастья и дальнейших творческих успехов.
-
«Әкият иленә сәяхәт» / «Путешествие в сказочную страну»
27.12.2019
Балалар бакчасындагы бәйрәмнәр - шатлык китерү генә түгел, балаларның тормышын баета, тулы һәм гармонияле үсеш алып барырга зур этәргеч бирә. Чарага әзерлек, бәйрәмчә бизәлеш, костюмнар, репетицияләр һәм бүләкләр әзерләү - балаларда әлеге вакыйганың шатлыклы мизгелләр булуын хәбәр итә.
Праздники в детском саду не только приносят радость, но и обогащают жизнь детей, способствуя полному и гармоничному развитию. Подготовка к мероприятию, праздничное оформление, репетиции в костюмах и изготовление подарков - вызывают у детей радостное ожидание этого события.
-
«Новый год в аэропорту» / «Аэропортта яңа елны каршылау»
26.12.2019
Вот красавица-зима принесла с собой весёлые долгожданные новогодние праздники, одарила всех подарками! Самый любимый праздник, как и взрослых, так и детей, конечно же, Новый год. Новый год – самый светлый, добрый, яркий и счастливый праздник в году. Есть в нем что-то волнительное и загадочное. Сегодня дети подготовительной группы «Ромашка» собрались в красиво украшенном музыкальном зале на новогоднем утреннике, где стюардесса самолёта рейса «2020» пригласила всех в полёт. Но из за нелётной погоды рейс отменили , и праздник решили провести в аэропорту. Не обошлось и без приключений и волшебных превращений на празднике. Очень повеселила ребят Баба Яга с внучкой, которая собралась в Таиланд. Удивил всех Кощей Бессмертный со своими артистами, также были и мушкетёры, сыщики, восточные – красавицы. Всех артистов дети сыграли сами. Ну и какой же Новый год без Деда Мороза, его сюрпризов, подарков и веселых игр, в которых приняли участие дети и их родители. Новый год в аэропорту получился очень весёлый и радостный и оставил много приятных впечатлений и эмоций у детей.
Бөтен дөнья буйлап могҗизалы һәм күңелле яңа ел атлый! Өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан бәйрәме, әлбәттә, Яңа ел. Яңа ел- иң якты,матур, тылсымлы бәйрәм. Бүген 13 нче санлы «Ромашка» мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яңа ел иртәсенә матур итеп бизәлгән музыка залына җыелдылар. Анда балаларны «2020» рейслы самолет стюардессасы каршы алды. Тик һава торышы начар булу сәбәпле, рейсны тоткарлыйлар һәм бәйрәмне аэропортта үткәрергә булалалар. Бәйрәм булгач, маҗараларсыз, тылсымсыз булмый инде ул. Балалар Таиландка очарга җыенган Убырлы карчык һәм аның оныкчыгы белән күңел ачтылар. Үз артистлары белән килгән Кощей да аларны шаккаттырды.Шулай ук мушкетерлар, шымчылар, шәрык гүзәлләре дә бар иде биредә. Барлык артистларны балалар үзләре уйнады. Әлбәттә, Яңа ел Кыш Бабайдан башка була алмый. Аның бүләкләре һәм күңелле уеннары барысына да бик ошады.Балалар, Кыш бабай белән бергәләп, әйлән-бәйлән уйнадылар,җырладылар,биеделәр. Яңа ел аэропортта бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Балаларда бик күп матур һәм якты тәэсирләр калдырды.
-
Могҗизалы Яңа ел / Волшебный Новый год.
25.12.2019
34 нче балалар бакчасында 11 нче логопед балалары татар телендә яңа елга багышланган әкият күрсәттеләр. Алар барлык рольләрне дә үзләре башкардылар.Серле киемнәр киеп, әкият геройларына әверелү балаларга һәм килгән кунакларга зур канәгатьләнү бирде. Үзенчәлекле биюләр,җырлар аларның күңелләренә хуш килде.
В логопедической группе № 11 прошел утренник посвященный Новому году. Дети показали сказку на татарском языке, где все роли исполнили сами. Перевоплощение в сказочных героев, оригинальные костюмы доставили детям и гостям радость и праздничное настроение в преддверие Нового года.
-
Яңа ел / Новый год
24.12.2019
Өлкәннәр һәм балалар өчен иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм, әлбәттә, Яңа ел. 34 нче санлы «Салават күпере» балалар бакчасының 7 нче санлы «Алтын балык» мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар өчен яңа ел бәйрәме узды. Әзерлек алдан ук башланды. Без, тәрбиячеләр, балалар белән Яңа ел, Яңа ел традицияләре турында шигырьләр, әңгәмәләр уздырдык, музыка җитәкчесе балалар белән җыр - биюләр өйрәнде. Төркемнәрне һәм музыкаль залны бизәү буенча да зур эш башкарылды.
Программа биюләр, геройлар белән уеннар, җырлар белән үрелеп барды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе бүләк итте. Тамаша башыннан ук, әкият геройлары, балаларны әкияти тылсымлы дөньяга алып керде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай пәйда булу белән чын бәйрәм, җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән башланды. Кунакка Кар кызы, Кар малае, Убырлы карчык та килгән иде. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш Бабайдан көтеп алынган бүләкләр алдылар.
Самый любимый праздник, как взрослых, так и детей, конечно же, Новый год. В детском саду №34 «Радуга» в подготовительной к школе группе №7 «Золотая рыбка» прошел новогодний утренник для детей. Подготовка началась задолго до наступления праздника. Мы, воспитатели, с детьми разучивали стихотворения, проводили беседы на тему Нового года, новогодних традиций, музыкальный руководитель разучивала с воспитанниками песни и пляски. Огромную работу провели по оформлению групп и музыкального зала. В программе были танцы, песни, игры с героями, ребята рассказывали стихотворения, водили хороводы. Разноцветные, сверкающие гирлянды и ярко украшенная ёлочка принесли детям ощущение чуда. С самого начала представления сказочные герои увлекли детей в сказочный волшебный мир. Дети смогли окунуться в праздничную атмосферу приключений, поучаствовать в интересных конкурсах. С появлением Деда Мороза начался настоящий праздник с песнями и танцами, хороводами вокруг ёлки. К детишкам приходили в гости Снегурочка, Снеговик, Баба Яга. После представления все дети получили долгожданные подарки от Деда Мороза.
-
Яңа ел бездә кунакта /Новый год у нас в гостях
23.12.2019
Балаларның сагынып көткән бәйрәмнәре, Яңа ел да килеп җитте. Яңа ел иртәсе, матур җырлар, яңа биюлэр һәм сәнгатьле шигырьләр белән бакчага ташкын булып килеп керде. 10 нчы санлы уртанчылар торкеме, бәйрәм иртәләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Кар кызы, Кыш бабай, Кикимора һәм Кар бабай балаларга да , килгән кунакларга да моңсуланырга урын бирмәделәр. Балалар да үзләренең осталыкларын тулы дәрәҗәдә курсәттеләр. Бәйрәм итрәсе күңелләрдә якты бер хатирә булып калды.
Вот и наступил долгожданный праздник всех детишек, праздник - Новый год. Он ворвался в детский сад веселыми песнями, красивыми стихами и новыми танцам.Одними из первых утренники начала средняя группа №10. Сценарий созданный совместно с музыкальным руководителем и воспитателями всех порадовал. Снегурочка, Дед мороз, Снеговик и Кикимора не дали скучать ни детям, ни гостям . Дети показали себя с хорошей стороны, громко пели, красиво танцевали и выразительно рассказали заученные стихи. Новогодний утренник останется в памяти у каждого как светлое воспоминание.