МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 7 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Тарихларда укып ятларлык... 15.02.2016

Бүген мәктәптә, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби –музыкаль кичә үтте.
Бәйрәм 5 нче сыйныф укучылары башкаруында шагыйрьнең “Җырларым” – дип исемләнгән җыры белән башланып китте. Укучылар кичәгә шагыйрьнең үзе турында һәм аңа атап язылган истәлекләрен барлаган презентация әзерләп килгән иделәр, шушы презентацияләр күрсәтелде. Бәйрәмдә шагыйрьнең җырлары, шигырьләре яңгырады һәм төрле милләт биюләре белән үрелеп барды.
Мәктәптә шагыйрьнең юбилеена багышланган аерым план төзелгән иде. Шушы план нигезендә башкарылган эшләргә
татар теле укытучылары, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре
нәтиҗә ясады. Иң актив катнашкан балалар билгеләп үтелде.
Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ф. Насибуллина Муса Җәлилгә багышлап язган “Гомер йомгагы” дип исемләнгән шигыре белән тәмамлады.
-
Сынаулары белән сыный тормыш... 15.02.2016

Кешелек дөньясы сугышлардан туктап торганы юк. Бер яктан сугыш учагы сүнсә, икенче яктан кабынып кына тора. Кызганыч, ул сугышларда безнең бабаларыбыз, әтиләребез генә түгел, абыйларыбыз, хәтта улларыбызга да катнашырга туры килә.
Укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбызга карата хөрмәт,алар белән горурлану хисе тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлату максатыннан , мәктәптә Әфганчылар белән очрашу булып үтте. Очрашуда әфганчылар белән бергә, аларны хөрмәт итеп,Мәскәү һәм Казан калаларыннан кайткан сыйныфташлары да катнашты. Әйтергә кирәк, инде матур бер традииягә әйләнгән бу очрашуларда алар катнашмыйча калган очрак бөтенләй булмады диярлек.Мондый сыйныфташларның дуслыгына сокланмый мөмкин түгел.
Һәр очрашу күңелләрне дулкынландырмыйча калмый.Өстәл артында утырган япь- яшь ир-атларның сугыш афәтен кичеп, сынмыйча, югалып калмыйча, матур тормыш корып яшәп ятулары бездә соклану хисләре тудыра.
Гамьсез карта уйнагандай
Язмыш белән кемдер шаярды.
Кемнәр алар яшәү бәхетеннән
Гомерлеккә сезне аерды?
Күпме сагыш, кайгы йотып яши
Атаң-анаң сине гел уйлап.
Батырларны үлем алмый, диләр
Син исән күк һаман да, солдат.
Шушы шигъри юллар яңгыраганнан соң, ветеран солдатлар үзләренең исеменнән авылыбыз Герое З.З.Алимов һәйкәленә венок куйдылар.
Очрашуда катнашучылар барысы да сүз алып, теләк – тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Укучылар кунакларга үзләре ясаган котлау открыткаларын бирделәр.
Насибуллина Гөлинә Фатих кызы.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе.
-
“Чаңгы эзе – 2016” 15.02.2016

2016 нчы елның 14 нче февралендә мәктәп күләмендә “Чаңгы эзе – 2016” үтте. Укучылар, укытучылар һәм берничә авыл яшьләре катнашты. Ил күләмендә үткән “Чаңгы эзе” өлкән буын кешеләрен балачакларына алып кайтса, яшь буынга исә, сәламәт яшәү рәвешен дәвам иттерү мөмкинлеген бирде.
Сәламәтлек- иң зур байлык икәнлеген барыбыз да аңлап, спорт белән һәрдаим шөгыльләнеп торыйк!.Киләчәктә дә мондый чаралар булып торыр дигән теләктә калабыз.
Педагог оештыручы Дилүзә Вилданова
-
Тарихларда укып ятларлык...
15.02.2016
Бүген мәктәптә, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби –музыкаль кичә үтте.
Бәйрәм 5 нче сыйныф укучылары башкаруында шагыйрьнең “Җырларым” – дип исемләнгән җыры белән башланып китте. Укучылар кичәгә шагыйрьнең үзе турында һәм аңа атап язылган истәлекләрен барлаган презентация әзерләп килгән иделәр, шушы презентацияләр күрсәтелде. Бәйрәмдә шагыйрьнең җырлары, шигырьләре яңгырады һәм төрле милләт биюләре белән үрелеп барды.
Мәктәптә шагыйрьнең юбилеена багышланган аерым план төзелгән иде. Шушы план нигезендә башкарылган эшләргә татар теле укытучылары, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре нәтиҗә ясады. Иң актив катнашкан балалар билгеләп үтелде.
Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ф. Насибуллина Муса Җәлилгә багышлап язган “Гомер йомгагы” дип исемләнгән шигыре белән тәмамлады.
-
Конкурс чтецов. 11.02.2016

11 февраля в школе учащиеся начальных классов своими выступлениями открыли конкурс чтецов стихотворений, посвящённых 110-летию героя-поэта татарского народа Мусы Джалиля. Учащиеся читали его произведения и стихи.
-
Без белергә тиеш! 10.02.2016

-
78- летие Ф.Яруллина 09.02.2016

9 нчы февраль-мәктәптә Ф.Яруллинны искә алу кичәсе үткәрелде.Башлангыч сыйныф укытучылары укучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар.Кичә барышында шигырьләр,әсәрләрдән өзекләр укылды,анализ ясалды.
-
Сдача норм ГТО. 09.02.2016

Началась зимняя сессия по сдаче ГТО. Обучающиеся со 2 по 9 класс активно приняли участие.
-
Сер итеп кенә... 05.02.2016

Бүген укучылар белән иң четерекле темага әңгәмә үткәрдек. Әңгәмәдә авылыбыз фельдшеры Ландыш Әмирҗан кызы Закирова да катнашты.Ул укучыларга яшүсмер чорында кеше организмы кичергән үзгәрешләр, бүгенге замана афәте булган йогышлы авырулар һәм алардан саклану чаралары турында сөйләде.Шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Сыйныф сәгатен методик берләшмә җитәкчесе Гөлинә Фатых кызы Насибуллина үткәрде. Әңгәмә барышында “җенси тәрбия” темасына караган презентация дә күрсәтелде.
-
Батырларның даны мәңгелек! 01.02.2016

30 нчы гыйнвар көнне мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган Хәрби гражданлык- патриатизм айлыгы кысаларында авылыбыз герое Зариф Закир улы Алимовны искә алу кичәсе булды. Тантаналы линейкада укучылар Зариф Закир улының батырлыгы турында сөйләп үттеләр.
Тарих укытучысы Закиров Ильнур Заер улы белән берлектә әзерләнгән презентация күрсәтелде. Ә физкультура укытучысы Замалтдинов Рафагать батыр истәлегенә волейбол ярышы оештырды. Ярышта 8 нче сыйныф укучылары җиңүчеләр булды.
Батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.










