МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 7 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
19.03.2016

17 нче март көнне мәктәптә “Балаларга җенси тәрбия бирүдә ата –аналарның роле,” дигән темага чираттан тыш гомуми җыелыш булып үтте. Авылның медицина хезмәткәре Ландыш Закирова ата –аналар алдында чыгыш ясап, аларның сорауларына җавап бирде.Шуңа өстәп туберкулез авыруының артып китүе турында да сөйләде һәм саклану чаралары белән таныштырды.Мәктәпнең педагогик –оештыручысы Д.Вилданова йогышлы авыруларга кагылышлы презентация күрсәтте. Соңыннан сыйныф җитәкчеләре белән берлектә фикер алышу булды.
-
Милләтем дип янып яшәгән язучыны онытмыйк! 17.03.2016

Кичә, ягъни 16 нчы март көнне, Казанда Фатих Әмирхан исемендәге Республика фәнни – практик конференциясе булып үтте. Анда безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Хайруллина Лилия Радик кызы да катнашты һәм Өченче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. “Конференция бик әзерлекле һәм эшлекле үтте ,” - дип сөйләде фәнни эшнең җитәкчесе һәм укучыны озата баручы Гөлинә Фатих кызы Насибуллина.
Нәтиҗә белән шат булып, һәм киләчәктә дә шушы юнәлештә эшне дәвам итәрбез дигән теләктә калабыз. Без үз чиратыбызда аларны котлыйбыз.
-
Тормыш бизәге – хатын-кыз. 10.03.2016

Шушы исем астында мәктәптә зур бәйрәм булып узды. Укучыларның әниләре генә түгел, авылның хөрмәтле хатын-кызлары да чакырулы иде. Балаларның кызыктыргыч чыгышларыннан соң, әниләр һәм килгән тамашачылар ”Караоке Батл” ярышында катнаштылар. Балларның аермасы әллә ни зур булмаса да, бу ярышта җиңүче итеп Фазилә апа Айметова билгеләнде. Ул халкыбызның озын көйләрен моңлы итеп башкаруы белән аерылып торды. Киләчәктә дә бәйрәмнәр үткәрелеп торсын, дөньялар тыныч,матур булсын дигән теләктә калабыз.
-
Живая классика. 03.03.2016

19 февраля 2016 года в школе прошел V Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика». В конкурсе приняли участие 3 обучающихся из нашей школы: Вилданова Эльвина - 5класс; Махмутов Айгиз - 6 класс; Алимов Ленар - 7 класс. Махмутов Айгиз прочитал рассказ В.Драгунского «25 кило» и , заняв первое место по школе , прошел на муниципальный тур конкурса.
-
Ватанны саклаучыларга дан! 24.02.2016

Бу көннәрдә илебез горурлыгы булган хәрбиләрне һәм булачак солдатларны бәйрәм белән котлап, төрле чаралар үтә.
Мәктәбебездә бу уңайдан һәрвакыт зур тантана оештырыла. Ай дәвамында ватанпәрварлык темасы астында күп төрле чаралар уза.Башкарылган эшләрнең барысы да яшь буынга потриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.Шуңа да мондый чаралар үткәрүгә әһәмиятне арттыра барабыз.
19 нчы февраль көнне авылыбызның өлкән солдатлары,укучыларның әтиләре,студент егетләр мәктәпкә җыелды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Усман улы Мухаметзянов катнашып,бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң күңелле ярышлар, спорт уеннары белән мәктәп кичкә кадәр гөрләп торды.
Киләчәктә дә тыныч тормышта да сынатмаган, Әфган сугышын, Чечен сугышларын кичкән батыр егетләребез хөрмәтенә мондый чаралар оештырылыр дип ышандырып калабыз.
-
"А ну-ка парни!" 20.02.2016

В преддверии праздника 23 февраля в школе состоялось мероприятие под названием «А ну-ка парни!» Были приглашены отцы. Дети подарили праздник: начальные классы выступили с концертом, затем состоялось соревнование среди сборных команд 8-9 классов.
-
19.02.2016

2016 нчы елның 17 нче февралендә Яңа Кәкерле төп мәктәбе укучылары физкультура укытучысы Р.А.Замалтдинов җитәкчелегендә “Акчарлак” бассейнында ял итеп кайттылар. Алар су коенып кына калмыйча, тренажерлар залында да шөгыльләнеп, үзләрен чыныктырдылар.
Бассейнда уңай шартлар тудырып, укучыларны ачык йөз белән каршы алып һәм озатып калучы хезмәткәрләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кар десанты – 2016 18.02.2016

2016 нчы елның 18 нче февралендә Яңа Кәкерле төп г омуми белем бирү мәктәбе “Кар десанты – 2016” ны кабул итте. Укучылар, батырларны кабат искә алып, эстафетаны бер-берсенә тапшырдылар. Һәм Алимов Зариф бюсты алдына венок куйдылар. Без батыр авылдашыбыз белән горурланабыз. Батырларга мәңгелек дан!
-
Неделя химии:викторина среди 8-9 классов. 18.02.2016

В этот же день проводилась викторина среди 8-9 классов, конечно же с показом презентации. Велась очень упорная борьба. Дети на несколько минут стали знатоками биологии и химии. Но победил сильнейший.
-
Неделя химии:показ презентаций. 17.02.2016

Началась неделя химии с показом презентации под руководством Никитина С.Н.. Презентация называлась «Химия и косметика». Выступала ученица 9 класса Ахметзянова И. Дети был интересен просмотр. И они познали для себя очень много полезного.










