МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 7 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Бер күрешү үзе бер гомер 30.05.2016

Шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән мәктәп үзенең 1961 нче елгы чыгарылыш укучыларын каршы алды. 55 ел элек мәктәпне тәмамлап илебезнең төрле почмакларына таралышкан авылдашлар кабат очрашты. Күпләре, мәктәпне тәмамлаганнан бирле, бер генә тапкыр да күрешмәгән сыйныфташларын танымый да тордылар. Укучылар, кунакларны сәламләп, матур җырларын, биюләрен башкардылар. Бәйрәм бик үзенчәлекле һәм матур булды.
-
Чыңлады Cоңгы кыңгырау. 25.05.2016

Ил күләмендә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу бәйрәм безнең мәктәптә аеруча зур әзерлек белән үтә. “Сау бул мәктәбем” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы әти –әниләрнең, килгән кунакларның күңеленә бик хуш килде. Кунакларыбыз да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Ә даими иганәчебез Хакимов Газинур Хабибулла улы бу юлы да буш кул белән килмәгән. Мәктәптә үткән чараларны, сыйфатлы итеп төшерү өчен, кыйммәтле фотоаппарат бүләк итте.
Шундый иганәчеләребез булганда, мәктәбебез яшәр һәм чәчәк атар дигән теләктә калабыз. Ә укучыларыбызга исә, ак юл телисе генә кала.
-
Яңгырады быргы тавышы 20.05.2016

Бүген, ягъни 19 нчы май көнне, мәктәптә “ Пионер туган көн” не билгеләп үттек. Тантанада пионериянең бөтен сукмакларын үткән укытучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Ә 8 нче сыйныф укучылары, быргы һәм барабан тавышлары чыгарып, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.
4 нче сыйныф укучысы Хасиятуллов Марат варислар сафына кабул ителде. Аны сыйныф җитәкчесе В.М.Атауллина котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
-
“ ХVlll – ХХ гасыр татар мәгърифәтчеләренең педагогик мирасы» 16.05.2016

23 апрельдән 25 нче апрельгә кадәр КФУда “ ХVlll – ХХ гасыр татар мәгърифәтчеләренең педагогик мирасы» темасы астында халыкара зур семинар булып узды. Семинарда өч укытучыбыз үзләренең фәнни хезмәтләре белән катнашты. Аларның эшләре яхшы дип табылды, өчесе дә сертификатлы булдылар. Укытучыларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Озеленение лесопосадки. 14.05.2016

Сегодня совместно с коллективом школы была очищена лесопосадка вдоль дороги М-7 вблизи деревни Новые Какерли.
-
Гаилә бәхете- балада. 13.05.2016

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар план нигезендә үткәрелеп килә. Бүген мәктәптә “Гаилә бәхете – балада” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үтте һәм “Минем гаиләм” дигән презентацияләр күрсәтелде.
-
Гаиләм – минем бәхетем. 12.05.2016

Мәктәптә Халыкара гаилә көне уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелә.
Бүген исә, укучылар үзләренең гаиләләренә багышланган иҗади эшләр башкардылар. Күпләре гаиләләре белән горурлану хисләре белән сугарылган сочинениеләр яздылар. “Гаиләм – минем бәхетем” дигән исем астында үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
-
Бессмертный полк. 08.05.2016

Сегодня в ходе празднования Дня Победы состоялась Всероссийская памятная акция «Бессмертный полк». В ней приняли участие учащиеся, родители и учителя нашей школы. Мы должны всегда помнить наших героев.
-
Бөек Җиңүгә 71 ел. 08.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын быел да бик зурлап билгеләп үттек. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар иртән үк мәктәпкә ашыкты. Сугыш ветераннарыбыз елдан ел кими бара. Шулай да хәтер югалмый. Хәтер яши “Үлемсез полк” ның елдан ел сан ягыннан арта баруы шуның ачык мисалы. Киләчәктә дә Бөек бәйрәмне зурлап үткәрергә насыйп булсын иде.
-
Кеше күңелен күрергә кирәк! 06.05.2016

Соңгы елларда 80,90 яшькә җитүче өлкән кешеләребез күбәйде.Бу - шатлыклы күренеш.Чөнки тормышлар әйбәт булмаса, ул яшькә җитүчеләр аз булыр иде.
Бүген авылдашыбыз Солтания апа Хайруллинага 80 яшь тулды.Ветераннар советы җитәкчесе Р.Замалтдинов,пед-оештыручы Д.Вилданова укучылар белән юбилярның өендә булдылар.Алар аны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә бәхетле картлык теләп калабыз!










