МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2014

21 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булып үтте.
Кичәдә әтиләр катнашты. Бәйрәм барышында 1,3 нче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. (Замалтдинова Л.Н.)
Ахырдан 5-9 нчы сыйныфлар арасында спорт ярышы булды.
(Замалтдинов Р.А.)
-
Һәр атнада ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында булып, аларга кирәкле ярдәм күрсәтеп торабыз. 21.02.2014

Һәр атнада ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында булып, аларга кирәкле ярдәм күрсәтеп торабыз. Бу атнада да укучылар белән Халиуллина Бану апа, Залалтдинов Фатых абый, Садыков Ахат абыйларга бардык.
-
"Әфганстан –җан ярасы" 18.02.2014

15нче февраль көнне мәктәбебез иртәдән кичкә кадәр шау – гөр килде. Әфганчылар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы тәмамлангач, авыл халкы һәм кайткан кунаклар кереп “ Әфганстан –җан ярасы” – дип исемләнгән бик матур кичә карадылар. Кичәне татар теле укытучысы Гөлинә Насибуллина алып барды.
-
Әфганстан җиреннән чыгарылуга 25 ел 17.02.2014

15 нче февраль көнне совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан Яңа Кәкерле авылында әфганчылар хөрмәтенә монумент ачылды.
Бу монементны әфганчылар яшь буынга әфган афәтен онытмасыннар, хәтерләрендә сакласыннар дип, үз хисапларына куйдылар. Монумент авылыбызның нәкъ уртасында торучы Советлар Союзы Герое авылдашыбыз Зариф Закир улы Алимов бюсты янына куелды. Ачу тантанасында район хакимиятеннән вәкил, авыл җирлеге башлыгы һәм күп кенә кунаклар катнашты.
-
Неделя химии. 12.02.2014

С 3 по 8 февраля в школе провели неделю химии. Все мероприятия прошли согласно заявленному плану. Мероприятия были интересны, несли познавательную информацию. Учащиеся начальных классов познакомились с кабинетом химии.
-
Мәктәптә очрашу кичәсе. 10.02.2014

Мәктәп алдагы елларда очырган карлыгачларын каршы алды. Матур традицияләрнең берсенә әйләнгән бу студентлар белән очрашу яңа идеяләр, төпле фикерләр алышу белән үрелеп барды. Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучылары өйрәнгән талантларын күрсәтеп, студентларны нык шатландырдылар. Үз чиратында алар да кимен куймады, кызыклы сорауларга җавап биреп, җырлап- биеп күңел ачтылар.Бу көнне мәктәп шау-гөр килеп торды.
-
Онытырга хакыбыз юк! 03.02.2014

Бүген Яңа Кәкерле мәктәбендә авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовны искә алу кичәсе булды. Тантанада укучылар батырның тормыш һәм сугыш юлы турында сөйләделәр, презентация күрсәтелде.
-
Рәхим итегез, кошкайлар! 01.02.2014

Быел декабрь ае үткән еллар белән чагыштырганда, бик җылы килде. Ләкин гыйнвар аенда кыш үзен чыннан да кыш икәнлеген күрсәтте. Җан ияләре түзә алмаслык зәһәр салкыннар башланды. Шунда инде без мәктәбебез белән безнең якын канатлы дусларыбыз кошлар турында уйландык. Алар бу салкында нишләрләр? Ничек туенырлар? Аларга кем ярдәм итәр? Һәм мәктәп буенча “Кошларга ярдәм итик!” исемле акция игълан иттек. Әлеге чара укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абдрахманов Рамиль һәм педагог- оештыручысы Гөлгенә Вильданова тәкъдиме белән оештырылды. Мәктәп балалары бу акцияне бик теләп хупладылар. Кошларны саклауда, яклауда, туендыруда һәркем үзеннән булдыра алганча өлеш кертте, алар һәрберсе үзләре булдыра алганча җимлекләр ясап килделәр.Кошларга барлыгы 20 дэн артык жимлек куелды. Җимлекләр арасында сәнгать әсәренә тиңлекләре дә бар: икешәр катлы коттеджлар да, агачтан бизәп ясалган әкияти –сихри өйләр дә бар иде.
-
Урок мужества 28.01.2014

27 января 2014 года был проведен Урок мужества посвященный 70-летию полного освобождения советскими войсками города Ленинграда от блокады его немецко-фашистскими войсками для учащихся 1 – 9 классов МБОУ «Новокакерлинской ООШ».
-
Мәктәптә очрашу. 27.01.2014

Мәктәптә очрашу.
Бүген, ягъни 27 нче гыйнвар көнне, мәктәптә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Шадриков Александр Валерьевичның авыл халкы белән очрашуы булып үтте.Очрашуда Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Радик Усман улы Мухаметзянов һәм “Ак Барс –Чүпрәле” агрофирмасы вәкиле Тәлгать Әхмәтсафа улы Халитов катнашты.










