Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа «Утыз Имян» Новокадеевского сельского поселения Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423109, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Утыз Имян, ул. Советская, д. 53 |
Телефон: | +(884396)-20125 |
E-Mail: | utiz88@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ООШ "Утыз Имян" |
Руководитель: | Замалеев Ростям Гаязович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 10 учащихся и 3 воспит. дет.сада |
У нас учат: | основных: 7 учителей, совместителей: 2 учителя |
Новостной блок
Әниләр бәйрәме.
Опубликовано: 28.11.2015Әни. Нинди зур сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!(Н.Дәүли)
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бу – безгә тормыш биргән, төн йокыларын калдырып, безне баккан, үзе туңганда да, баласын җылыта алган, иң тәмлесен, иң затлысын баласына биргән алиһәгә тиң затлар бәйрәме. Безнең Утыз Имән мәктәбендә әлеге бәйрәм 28 ноябрь көнне билгеләп үтелде. Укучыларыбыз кадерле әниләрен мәктәпкә чакырып котладылар. Олы бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Тормышларыгыз имин, күңел күгегез һәрчак аяз булсын. Бәйрәм белән!
К списку новостей