Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа «Утыз Имян» Новокадеевского сельского поселения Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423109, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Утыз Имян, ул. Советская, д. 53 |
Телефон: | +(884396)-20125 |
E-Mail: | utiz88@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ООШ "Утыз Имян" |
Руководитель: | Замалеев Ростям Гаязович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 10 учащихся и 3 воспит. дет.сада |
У нас учат: | основных: 7 учителей, совместителей: 2 учителя |
Новостной блок
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!
Опубликовано: 01.09.2020Кадерле укучылар, укытучылар, әти-әниләр! Сезне Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! 1сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн - мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә үзенчәлекле көн.
Укучыларыбыз, республика һәм илебезнең киләчәк үсеше нәкъ менә сездән тора. Шуңа күрә укуның һәр көнендә тырышып, бирелеп, өзлексез рәвештә белем алуыгыз бик мөһим, чөнки белемнән башка алга китү мөмкин түгел.
Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Педагогларга - һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәт һәм хөрмәтен яулауларын, балаларга – эшсөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, бик яхшы билгеләр, әти-әниләргә – сабырлык, балаларының аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын телибез. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, чиксез көч-куәт, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын!
К списку новостей