Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа «Утыз Имян» Новокадеевского сельского поселения Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423109, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Утыз Имян, ул. Советская, д. 53 |
Телефон: | +(884396)-20125 |
E-Mail: | utiz88@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ООШ "Утыз Имян" |
Руководитель: | Замалеев Ростям Гаязович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 10 учащихся и 3 воспит. дет.сада |
У нас учат: | основных: 7 учителей, совместителей: 2 учителя |
Новостной блок
Канатлы дусларыбызга ярдәм.
Опубликовано: 24.12.2018
Ап-ак карлары, салкын бураннары белән кыш та килеп җитте. Безнең якта калган кошларга азык табу кыенлашты. Аларга ярдәм итү максатыннан, узган атнада мәктәп укучылары арасында җимлекләр ясау буенча бәйге игълан ителде. Укучылар бәйгедә актив катнашты. Алар җимлекләрне матур итеп, күнел җылыларын биреп эшләделәр. Кошлар өчен төрле җимнәр: бодай, арпа, ипи валчыклары, миләш, көнбагыш алып килделәр. Җимлекләренә нинди кошлар килүен күзәтәләр. Атналык линейкада бу бәйгегә йомгак ясалды. 1нче урынга 9 сыйныф укучысы Зияков Салават ия булды, 2нче урынга 5 сыйныф укучылары Фаттахова Ләйсирә белән Миневәлиева Илсөяр лаек дип табылды, 3 нче урынны 9 сыйныф укучысы Гатауллин Риназ алды. Алар грамота һәм призлар белән бүләкләнделәр, шулай ук бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да буләкләр тапшырылды. Канатлы дусларыбызга шундый ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт, укучылар.
Бу бәйгене оештыручы һәм анын спонсоры булган Фаттахова Дания Гарәф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей