Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа «Утыз Имян» Новокадеевского сельского поселения Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423109, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Утыз Имян, ул. Советская, д. 53 |
Телефон: | +(884396)-20125 |
E-Mail: | utiz88@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ООШ "Утыз Имян" |
Руководитель: | Замалеев Ростям Гаязович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 10 учащихся и 3 воспит. дет.сада |
У нас учат: | основных: 7 учителей, совместителей: 2 учителя |
Новостной блок
Файдалы очрашу.
Опубликовано: 16.01.2018Бүген 16нчы январь көнне безнең мәктәпкә бик мәртәбәле кунаклар килде. Алар безнең укучыларыбыз алдында, бүгенге көндә бик актуаль булган темалар буенча, чыгышлар ясадылар. Беренче сүзне районыбызның прокурор ярдәмчесе Газизов Айназ Рәсимович алды. Ул терроризм һәм экстремизмның җәмгыятькә, кешелек дөньясына китергән зыяны турында һәм мондый афәт оештыручылар тозагына эләкмәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Наркотикларның зыяны, аның нинди фаҗигаларга китерүе хакында үзәк хастаханә табибәсе Минегулова Зилә Мисбаховна сөйләде һәм шул темага видеоролик та күрсәтте. Хәзерге заманда уңышлы булу серләре белән мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәхимҗанова Флера Мансуровна уртаклашты. Йомгаклау сүзе белән районыбыз җитәкчесенең урынбасары Долгополова Рәмзия Шакировна чыкты. Ул укучыларга бик күп файдалы киңәшләр бирде, матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук макулатура җыю буенча иң актив катнашучы укучыларга грамоталар да тапшырды. Бу очрашу укучыларыбыз өчен бик кирәкле дә, файдалы да булды.
К списку новостей