Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа «Утыз Имян» Новокадеевского сельского поселения Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423109, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Утыз Имян, ул. Советская, д. 53 |
| Телефон: | +(884396)-20125 |
| E-Mail: | ut-imyan.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ООШ "Утыз Имян" |
| Руководитель: | Замалеев Ростям Гаязович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 10 учащихся и 3 воспит. дет.сада |
| У нас учат: | основных: 7 учителей, совместителей: 2 учителя |
Новостной блок
Халыкара гаилә көне.
Опубликовано: 14.05.2016Утыз Имән мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Авыл мәктәбендә эшләүче һәр укытучы, сыйныф җитәкчесе һәр укучының ата-анасы, гаиләсенең яшәү шартлары белән яхшы таныш. Гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. “Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә”, “Әниләр көне”, Ватанны саклаучылар көнендә әтиләр белән очрашу, өлкәннәр көнендә әби-бабайлар белән очрашу кичәләре гаилә белән мәктәп арасында урнашкан элемтәне тагын да ныгыта. Бу атнада «Халыкара гаилә көне” уңаеннан 1-6 сыйныф укучылары “Минем гаиләм” темасына рәсем конкурсында катнаштылар, өлкән сыйныф укучылары шул темага презентацияләр ясадылар, башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате үткәрелде.
К списку новостей













