муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Тукай көннәре дәвам итә. 23.04.2013

Атналык кысаларында 5-6 сыйныф өчен “Тел күрке – сүз” бәйгесе үткәрелде. “Күбәләкләр” һәм “Ялкын” командалары арасында барган ярышта бары кызлардан гына торган “Күбәләкләр” җиңеп чыкты (укытучылар Галиуллина З. һәм Шәрәфетдинова Л.)
-
9 нчы сыйныф укучысы Вәлиев Фәнил “Һөнәрләр дөньсында” дип исемләнгән I республика бәйгесендә җиңү яулады. 22.04.2013

18 нче апрель көнне Казан машина төзү техникумында Фәнил һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы бүләкләү тантанасында катнашып, диплом һәм кыйммәтле призларга ия булдылар.
-
22 апрель-Җир көне булу уңаеннан география һәм биология укытучысы Гарипов Р.Р. ачык дәрес үткәрде. 22.04.2013

-
Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәргән “Балалар мәктәп, авыл, шәһәр тарихын язалар” иҗади бәйгесендә Түбән наратбаш төп мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. 22.04.2013

-
Авылның Сабантуй мәйданына чыгу тыкрыгы җавапсыз яшьләр “ярдәме” белән пычратылган иде. Моны күреп укучыларның җаны әрнеде. 13 апрель көнне Түбән Наратбаш авылындагы күл буен чистарту өмәсе оештырылды.Әлеге эшне мәктәпнең берничә укучысы башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахметшина Л.С.белән берлектә башкардылар.Алар әлеге тыкрыкны чүп-чардан арындырдылар. 20.04.2013

-
19 апрель көнне 4 нче сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф һәм 7 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф II республика физика-математика конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!!! 19.04.2013

-
7 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф район күләмендә үткәрелгән I физика-математика конференциясендә катнашып 2 нче урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез. (Җитәкчесе Гарипова С.И.) 14.04.2013

-
12 АПРЕЛЬ -КОСМОНАВТИКА КӨНЕ уңаеннан мәктәп күләмендә линейка үткәрелде. 12.04.2013

Физика укытучысы Гарипова С.И. Җирнең беренче космонавты турында сөйләде. Ахырдан Юрий Алексеевич Гагарин турында фильм күрсәтелде.
-
12 нче апрель көнне 5 нче сыйныфта тарих укытучысы Исланова Г.Г. “Император Нерон хакимлек иткәндә ” дигән темага ачык дәрес үткәрде. 12.04.2013

-
11 нче апрель көнне мәктәптә районкүләм ачык чара уздырылды. 1,4 сыйныф укучылары Әхмәтшина Ләйлә Сөләйман кызы җитәкчелегендә “Юлда имин йөрергә кирәк!”дип исемләнгән мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр, кагыйдәләрне белү буенча уен үткәрделәр . 11.04.2013

Белмәмеш юл күрсәтә...
Мәктәпнең тәрбия эшчәнлегенең төп юнәлеше - укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен искәртү. Уку йорты бу юнәлештә даими эзлексез эш алып бара.Шул максаттан 11 нче апрель көнне мәктәптә районкүләм ачык чара уздырылды. 1,4 сыйныф укучылары Әхмәтшина Ләйлә Сөләйман кызы җитәкчелегендә “Юлда имин йөрергә кирәк!”дип исемләнгән мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр, кагыйдәләрне белү буенча уен үткәрделәр .Чарада район буенча ГИБДД ның Иминлек Фонды вәкилләре өлкән инспектор Маляшов Александр Анатольевич, Сиринә Мәсхүт кызы катнашты.Алар тамашада катнашучы укучыларга оешма исеменнән бүләкләр тапшырдылар, балалар алдында эчтәлекле чыгыш ясадылар.План буенча ай азагында кунаклар белән “Балалар һәм транспорт” дип аталган чираттагы очрашу әзерләнә.





