муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Урта сыйныфларда һәм Профсоюз тарафыннан оештырылган Чыршы бәйрәмнәре дә бик күңелле үтте. Яңа ел белән !!!!! 29.12.2013

-
Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте. Балалар Чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр, Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар. 27.12.2013

-
8 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф Республика елкасында булды. Бу тантанада катнашуында Рәдиф мәктәп администрациясенә һәм белем биргән укытучыларына рәхмәтле. 25.12.2013

-
20 декабрь көнне ЧИСТАЛЫК ДӘРЕСЛӘРЕ үткәрелде. 20.12.2013

-
5-9 сыйныф укучылары тестлаштыруда катнашып үзләренең белемнәрен тикшерделәр. 19.12.2013

-
13 нче декабрь көнне 6 нчы сыйныфта тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Исланова Г.Г. “Гаилә хуҗалыгы” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Укучылар дәрестә гаилә бюджеты, керем, чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен, презентацияләр белән үрелеп барган дәрес бай мәгълүматлы булды. 13.12.2013

-
12 нче декабрь көнне мәктәп китапханәчесе Исланова Г.Г. һәм элемтә бүлеге хат ташучысы Каюмова Р. Р. белән берлектә укучыларның ата-аналарын газета-журналларга язылу көне үткәрелде. 12.12.2013

-
Мәктәпнең баскетбол буенча җыелма командасы, районның төп мәктәпләре арасында, 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!!! 05.12.2013

-
Мәктәбебездә күренекле якташыбыз - әдип, тәнкыйтьче, публицист - Гомәр Билал улы Галинең якын туганнары белән очрашу оештырылды. Әлеге бөек шәхеснең апасының улы Мөбәрәкҗан Лотфулла улы Мусин үзенең “Гомәр Гали турында истәлекләр”дип исемләнгән китабын барлык укучыларга бүләк итеп таратты. Укучыларның чыгышларын кунаклар бик җылы кабул иттеләр. Бу чарада якташ шагыйрәбез Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова да катнашты. Ул үзенең шигырьләр җыентыгын мәктәп китапханәсенә бүләк итте һәм Гомәр Галигә багышлап язган шигырьләрен укыды. 03.12.2013

-
Ветеран укытучы Баһаветдинова Д.М. мәктәп укучылары арасында математика фәне буенча олимпиада үткәрде. 02.12.2013






