муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
- Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Буа шәһәренең Ветеринария техникумы белән якыннан танышып кайттылар. 24.01.2018
-
20 нче гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы старт алды. Безнең мәктәптән дә укытучыларыбыз бик актив катнашты. Калган ярышларда да уңышлар телибез! 22.01.2018

-
19 гыйнвар көнне мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы булып узды. Медицина хезмәткәре Асадуллина Л. төрле авырулардан, аеруча пневмониядән саклану чаралары, прививканың файдасы турында киңәшләрен бирде. Шулай ук 2 чирек йомгаклары, район олимпиадалары нәтиҗәләре, укучыларның буш вакытын файдалы үткәрү һ.б.турында сөйләшү булды. 22.01.2018

-
6 нчы сыйныф укучысы Бикчәнтәев Данис укучылар олимпиадасының "Олимпка юл!" дип исемләнгән республика этабында инглиз теленнән призёр булды (Укытучысы - Бикчәнтәева А.Р.) 17.01.2018

-
"Кошлар - безнең дусларыбыз!"-дигән лозунг астында, укучылар ел саен, безнең якта кышлаучы кошларга азык табырга кыенлашкан вакытта, җимлекләр ясап, кошларга җим салалар. Ә кошлар, үз чиратында, укучыларга рәхмәт әйтеп, чыркылдап - чыркылдап шул җимне чүплиләр! 11.01.2018

-
Мәктәптә физик тәрбия дәресләре саф һавада уза. Укучылар чаңгыда бик яратып шуалар! 10.01.2018

-
Яңа еллар килә һәр ел саен Сөендереп яшен, олысын Шатланышып халык бәйрәм итә, Бөтен кайгыларын онытып Алып килсен һәрчак Яңа еллар Бәхет, шатлыкларның олысын Ташлап калдырыйк дуслар Иске елда Кайгы, борчуларның барысын 31.12.2017

- Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларыбызга (Бикчәнтәев Данис (6 нчы сыйныф), Ахатова Энҗе (9 нчы сыйныф), Галиуллина Гөлназ (8 нче сыйныф), Вәлиева Алсу (7 нче сыйный), Камалова Зилә (5 нче сыйныф), Серебрякова Айшә (4 нче сыйныф) 29 нчы декабрь көнне бүләкләр тапшырылды. Киләчәктә дә аларга уңышлар юлдаш булсын иде! 29.12.2017
-
Яңа ел, яңа өмет, Шатлык, яңа бәхет килә. Безнең мәктәбебездә дә бәйрәмнәр күңелле үтте. Башлангыч сыйныфлар берсеннән - берсе матур, иҗади бәйрәм костюмнары белән аерылып тордылар. Бәйрәм төрле җыр-биюләр, конкурс - уеннар белән үрелеп барды. Зур сыйныфларда да Бал-маскарад бик күңелле үтте. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр. Уеннарда да бик актив катнаштылар. Шушы бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләр: Тазетдинов Салават, Замалетдинов Радик, Зәйнуллина Фәридә апаларга һәм барлык әти - әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! 28.12.2017

-
Мәктәп планы нигезендә, һәр пәнҗешәмбе көнне сыйныфларда шахмат уеннары оештырыла. Әлеге уен бик күпләрне җәлеп итә. 23.12.2017






