муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Бүген мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык кысаларында 5-9 нчы сыйныфлар арасында "Ягез әле, егетләр!"дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Егетләр ике командага ( "Солдатлар" һәм "Бригантиналар") бүленделәр. Ярыш 24 : 17 исәбе белән "Бригантиналар" файдасына тәмамланды. Молодцы, егетләр! 19.02.2018

-
17 нче февраль көнне 1 нче сыйныфлар өчен Әлифба бәйрәме үтте. Укучылар әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Киләчәктә дә нәниләребезгә якты киләчәк телик! 17.02.2018

-
16 нчы февраль көнне мәктәптә "Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"дигән исем астында Кышкы ГТО Фестивале утте. Анда Гатауллинар, Галиуллиннар, Вәлиевлар һәм Туктаровлар гаиләләре катнашты. 16.02.2018

-
Бүген мәктәбебездә сафка тезелү җырлары бәйгесе узды. 4 нче урынны - 7 нче сыйныфлар, 3 нче урынны - 8 һәм 9 нчы сыйныфлар, 2 нче урынны - 5 нче сыйныфлар, ә 1 нче урынны - 6 нчы сыйныфлар яулады. 16.02.2018

-
15 нче февраль - герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне хөрмәтенә мәктәпкүләм үткәрелгән тантаналы линейкада шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды, шигырьләре яңгырады, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. 15.02.2018

-
13 нче февраль көнне 9 нчы сыйныфлар өчен ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы "Һөнәрле кеше - бәхетле кеше" дигән темага кызыклы материал әзерләгән иде. Укучылар үзләре сайлаган һөнәрләрен башкарсыннар иде. 13.02.2018

-
Хәйретдинова Адилә йөзү буенча район спартакиадасында 3 нче урынны яулап кайтты. Молодец, Адилә! Киләчәктә дә шундый актив укучы булып кал! 13.02.2018

-
Хәрби патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә чаңгы ярышлары үткәрелде. Балалар бик теләп һәм актив катнаштылар. 1,2 һәм 3 нче урыннарны яулар өчен ярыш бик кызу барды. Кызлар арасыннан: 1 урынны - Хәйретдинова Адилә, 2 урынны - Әхәтова Энҗе һәм 3 нче урынны - Вәлиева Алсу яулады. Шулай ук егетләребез дә сынатмады. Алар арсында: Вәлиев Әлфис - 1 нче урынга, Гадеев Булат - 2 нче урынга һәм Зәйнуллин Илназ - 3 нче урынга лаек булдылар. 10 нчы февраль көнне Буа шәһәрендә оештырылган "Лыжня России - 2018" чаңгы ярышында 5 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Адилә актив катнашты. Молодцы! Киләчәктә тагын да зур үрләр яуларсыз дип ышанабыз! 12.02.2018

-
9 нчы февраль көнне мәктәптә Әфган, Чечен сугышында һәм соңгы елларда армия сафларында булып кайткан батыр солдатларыбыз белән "Дан сина, батыр солдатым" дип исемләнгән очрашу булып узды. Тантанабызның кадерле кунаклары Тухватуллин Илгиз һәм Галимов Рөстәм абыйлар иде. Алар үзләре белән булган хәлләрне куз яшьләре аша сөйләделәр. Бу вакыйгалар һәммәбезне дә бик тетрәндерде. 10.02.2018

- Укучыларыбыз 7 нче февраль көнне "Юность"спорт комплексында ГТО Фестивалендә булып кайттылар! 06.02.2018





