муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
3 февраль көнне 1-4 сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ике командага бүленгән укучылар бик тырышып, үҗәтлек күрсәтеп ярыштылар. Командирлар Җамалетдинов Илдар һәм Сибгатуллин Динар иде. Уен 26: 22 исәбе белән төгәлләнде. Сибгатуллин Динар җитәкчелегендәге команда җиңү яулады. 03.02.2018

- Татарстанда Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан зур юбилей чаралары уздырыла. Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында төп бәрелешләрнең берсе һәм ул Бөек Ватан сугышы барышында борылыш тудырган зур вакыйга була. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә Юнармия отряды тарих фәне укытучысы Исланова Г.Г. белән берлектә сыйныф сәгате үткәрделәр. Бу чара укучыларда хәрби-патриотик рух тәрбияләү өчен оештырылган иде. 02.02.2018
- 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнашты. Әлеге укучыбызга алдагы елларда да зур уңышлар телибез 02.02.2018
-
Мәктәбебездә спорт чаралары бик еш оештырыла. Менә аның чираттагысы мәктәпнең җыелма командалары арасында волейбол буенча ярышлар. Бу ярышта ике команда: укытучылар һәм укучылар көч сынашты. Һәм, ни гаҗәп, укучылар укытучыларны 2:1 исәбе белән җиңде. Укучыларыбызның җиңүенә без чиксез шатландык. 01.02.2018

-
Бүген мәктәбебездә татар халкының күренекле композиторы С.Сәйдәшев иҗатына багышланган чара үтте. Фәрит Садриев, Равил Җәгъфәров, Илдар Нуруллин һәм Рифат Гыймадиев әлеге танылган шәхеснең Буа шәһәре белән бәйле булуын аңлаттылар, әсәрләрен башкардылар. Укучылар баян, тальян-гармун һәм саксофон тавышларын тыңлап ләззәтләнде. Музыкаль лекторий бик кызыклы булды. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! 29.01.2018

-
Бүген , ягъни 27 нче гыйнвар көнне, мәктәптә "Ачык ишекләр көне"үткәрелде. Булачак беренче сыйныф укучылары бу бәйрәмнең иң кадерле кунаклары иде. 27.01.2018

-
27 нче гыйнвар көнне Түбән Наратбаш мәктәбенең юнармия отряды "Лениград блокадасы"дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Капмасын янгыннар Киләчәк таңына. Аналар, басыгыз Тынычлык сагына! Балалар беркайчан Күрмәсен сугышны! Белмәсен сугышның Кайгысын, сагышын! Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең Кадерен белеп яшә юлдашым. Безнең көннәр алда тагы да ямьле Тик сугышлар гына булмасын. Тормышыңца барган вак нәрсәләр, Хыялыңны читкә бормасын. Чынга ашар бөтен хыялларың, Тик сугышлар гына булмасын. Кайчак күгең болыт каплаганда, Йөрәк дәртең суынып калмасын. Ни теләсәң барын башкарырсың Тик сугышлар гына булмасын Сабыйлар тыныч йокласын, Кан түгелмәсен! Безнең аналар яңадан Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без! Без тынычлык телибез! Безнең якты тормышыбыз Мәңге балкысын дибез! 27.01.2018

-
26 нчы гыйнвар көнне мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашу бик файдалы булды, студентлар укучыларны үзләре укый торган уку йортлары белән таныштырдылар. Анда укуның серләренә төшендерделәр. 26.01.2018

-
Департамент надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан (далее - Департамент) соответствии с приказом № под-103/18 от 19.01.2018 30 января 2018 года организует выезд сотрудников Департамента в рамках «Правового десанта» в Буинский муниципальный район Республики Татарстан с целью оказания методической помощи руководителям, заместителям руководителей, методистам органов местного самоуправления в сфере образования, руководителям и заместителям руководителей образовательных организаций муниципальных районов Республики Татарстан. Одновременно с мероприятиями, проводимыми в рамках «Правового десанта», планируется проведение открытого приёма граждан по актуальным вопросам в сфере образования. Место проведения методического семинара и приема граждан: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан Адрес: 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 Телефон: 8(843)-743-15-67 Время приема граждан: 10.00-13.00 часов 25.01.2018

-
25 нче гыйнвар көнне Күл-Черкен төп мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының куст этабында 7 нче сыйныф җитәкчесе Галиуллина Зөлфия Фоат кызы призер булды. 25.01.2018






