муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
4 декабрь көнне инглиз теле укытучысы Анисимова Людмила Николаевна җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары инглиз телендә төрле җырлар җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Балаларга инглизчә сөйләм телен үстерү өчен, үзара аралашу өчен бу уен – җырлар бик файдалы булды. Балаларга чара бик ошады. 04.12.2019

-
3 декабрь көнне “Башлангыч сыйныфлар атналыгы”нда һәр елдагыча мәктәпнең китапханәчесе Исланова Гүзәл Гәбделхәй кызы балаларны “Китаплар илендә” дигән тылсымлы дөньяга алып кереп китте. Быелгы уку елында да ул балалар өчен бик күңелле һәм файдалы чара үткәрде. Әкиятләрне күп белүче команданы ачыклау өчен презентация ярдәмендә алып барылган “Үз уеның” дигән ярыш – уен балаларга бик мавыктыргыч уен булды. Капитаны Шарафутдинова Алинә булган “Җиңүчеләр” командасы 150 балл җыйды, ә капитаны Зәйнетдинов Алмаз булган “Лион” командасы 170 балл җыеп җиңүче команда дип табылды. Шулай ук Гүзэл Гәбделхәй кызы балалар өчен чыгарыла торган җурналлар белән тагын бер кат якыннан таныштырып китте, җурналларга язылырга чакырды/ 03.12.2019

-
Спартакиада кысаларында мәктәпнең җыелма командасы йөзү буенча төп мәктәпләр арасында 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә 7 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Адилә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Хасанов Алмаз икенче урыннарны яуладылар. ( укытучы Хәйретдинов Р.Р.) 03.12.2019

-
I – IV сыйныф укучылары белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Ләйлә Сөләйман кызы “Дуслык уеннары” оештырды. “Икәү бергә”, “Чик”, “Кашыклар”, “Бинго” дигән яңа төр уеннар балаларга бик ошады. Әлеге чара аша “дуслык күпере” тагын да ныгытылды. 02.12.2019

-
Түбән Наратбаш мәктәбе ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора.Шул уңайдан, 9 сыйныфта алгебра фәненнән ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә эниләр дә катнашты. Соңыннан ата-аналар белән имтиханнарга әзерлек буенча әңгәмә үткәрелде. 30.11.2019

-
Бөтенроссия фән олимпиадаларының математика фәне буенча муниципаль турда 6 нчы сыйныф укучысы Серебрякова Айшә призер һәм 6 нчы сыйныф укучысы Серебряков Ибрахим җиңү яуладылар ( укытучы Гарипова С.И.) 30.11.2019

-
"Әнием портреты" бәйгесендә барлык укучылар да актив катнаштылар. Ш.Алинә, Г.Рания, А.Чулпан, Аюповлар җиңү яуладылар. 29.11.2019

- Наша школа сотрудничает со школьной лигой «РОСНАНО». 27 и 28 ноября учащиеся 7-9 классов познакомились с новой игрой. Апробация игры «Аллотроп. Реакция» вызвала интерес у учащихся. Они объединились в группы и играли по очереди. Всем очень понравилось это занятие. 28.11.2019
-
25-30.11 көннәрендә мәктәптә математика һәм физика атналыгы дип игълан ителде. Атналык кысаларында " Иң күп формула белүче", "Тиз исәпләүче" бәйгеләре үткәрелде. 27 ноябрь көнне "Физика тормышта " дигзн интеллектуаль уен уздырылды. Уенда " Архимед" командасы җиңү яулады. ( укытучысы Фомина О.В.) 27.11.2019

-
Тотылган батареялар җыю акциясенең 1 нче этабы ахырына якынлашты: мәктәп буенча 9 кг батарея җыелды. Акциядә актив катнашучы укучылар барланды. Җир шарын пычранудан саклыйк! 27.11.2019






