муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерь балалары өчен бүген тагын кызыклы, мавыктыргыч тормыш булды. Гарипова С.И, Сираҗиев Р.Б. белән алар Буа шәһәренең туган як музеенда кунакта булдылар. Үзәк паркта рәхәтләнеп ял иттеләр, шәһәрнең матур урыннарына сәяхәт кылдылар. Мәктәпкә кайткач "Сәламәт яшәү рәвеше- бәхет нигезе" дигән темага уздырылган уенда актив катнаштылар. Көн шулай сизелми дә узып китте. 13.06.2019

-
3 көн дәвамында мәктәп коллективы Казан шәһәрендә уздырылачак Сабантуйга палас әзерләү өстендә эшләде . Уртак хезмәт матур нәтиҗә бирде: кул эше бик матур, күз явын алырлык килеп чыкты ! 13.06.2019

-
8 нче июнь көнне узган район Сабантуенда мәктәп коллективы авыл җирлеге делегациясе составында катнашты. Ярминкә рәтләре артында Әхмәдуллина Г.Р, Исланова Г.Г, Гарипов Р.Р. булдылар. 10.06.2019

-
Авылыбызда шаулап - гөрләп Сабантуйлар узды! Милли бәйрәмебезнең уеннар өлешен мәктәп коллективы оештырды. Чаралар бик кызык, мавыктыргыч килеп чыктылар! 10.06.2019

-
Мәктәп яны лагерендә бүген Исланова Г.Г. эшләде. Ул балалар белән яраткан мавыгулары турында әңгәмә оештырды. Укучылар үзләре укыган китаплар , яратып уйнаган уеннары турында сөйләделәр. Күмәкләп кроссвордларга җаваплар эзләделәр. Үзләре викторина уйлап таптылар. "Арктика" боз сараенда да булырга өлгерделәр. Көн сизелмидә узып китте,балалар күтәренке рухта өйләренә таралдылар. 10.06.2019

-
7 нче июнь көнне укучылар белән лагерьда Фомина О.В. эшләде. Көн дәвамында бассейнда су коендылар, сәламәтлек көне уңаеннан уеннар уйнадылар, рәсемнәр ясадылар, кроссвордлар тутырдылар. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, вакытны күңелле уздырдылар. 07.06.2019

-
Бүген лагерь ачу тантанасы булды. Укучылар бик тырышып концерт номерлары әзерләделәр, кунаклар чакырдылар. Тантаналы чарадан соң балалар мавыктыргыч "Робинзоннар илендә" дип аталган уен уйнадылар, Уенда җиңүче булып Б.Зилә табылды."Кинозал" да яраткан мультфильмнар карау һәркемнең күңеленә хуш килде. Рәсем ясау, шашка уйнау осталары булып Х.Риназ, Ш.Алинә, Г.Диләләр сайландылар. Лагерьда икенче көн шулай ук файдалы, күңелле узды. Укучылар белән бүгенге ялны Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. 06.06.2019

-
5 июнь көнне мәктәптә "Зәңгәр күл" исемле лагерь үзенең эшен башлап җибәрде. Унбиш бала көн дәвамында бердәм отряд булып яшәргә өйрәнделәр , чылбырларга бүленделәр; исем, девиз, җыр сайладылар.Оештыру эшләреннән соң беренче иртәнге зарядка, линейка уздырылды. Тәмле итеп тамак ялгап алгач бергәләп "Дельфинга" барып кайттылар, лагерь ачылу тантанасына матур концерт номерлары әзерләп тә куйдылар. "Әйдәгез, таныш булыйк!" дигән рубрика астында аралашу сәгате үтте. Төшке аш алдыннан рәсемнәр һәм шашка, шахмат ярышлары да үткәрергә өлгердек. Ашханәдә сыйланып чыкканнан соң "Спорт турниры" оештырылды: футзал, пионербол, йөгерү- сикерү ярышлары бик мавыктыргыч булып узды. Ә музыкаль кунакханәдә укучылар Гибадуллина Дилә,Бикчәнтәева Зилә, Шәрәфетдинова Алинәләрнең пианинода уйнауларын йотлыгып тыңладылар. Ял минуты - дискоткека да искиткеч күңелле булды. Көн ахырында алдынгы, актив командирлар, укучылар татлы призлар, сувенирлар белән бүләкләнделәр. Һәркем күтәренке күңел , позитив халәттә лагерь белән иртәгәгә чаклы саубуллашып китте!!! (Лагерь начальнигы: Гарипова С.И, тәрбияче: Гыйзәтуллина Г.Р. ) 06.06.2019

-
Җәйге каникуллар башланды. Мәктәп укучыларны "Зәңгәр күл" лагеренә 5 июнь көнне 8 сәг 30 мин. көтеп кала. Алда укучыларыбызны күңелле яллар көтә!!! 01.06.2019

-
Хөрмәтле ата - аналарыбыз! Укучыларыбыз өчен иң көтелгән каникуллар башландылар. Балаларны һәрдаим игътибар астында тоту сорала. Барлык төр инструктажларны катгый үтәү таләп ителә! 01.06.2019






