муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кошлар – безнең дусларыбыз. 8 нче сыйныф укучылары буген кышлаган кошларны азык белән сыйлады 29.01.2020

-
Мәктәп күләмендә 23 гыйнвардан алып 23 февральгә кадәр хәрби-патриотик айлык дип игълан ителде. Шул уңайдан, атнаның һәр сишәмбесе көнендә , укучылар өчен сугыш тематикасына багышланган фильмнар күрсәтелә. Башлангыч сыйныфлар өчен "Мальчики" дигән фильм күрсәтелде. 28.01.2020

-
24 гыйнвар көнне мәктәптә 1-4 нче сыйныф укучыларын эзтабарга кабул итү тантанасы булып үтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, төрле тукталышларда сынаулар үттеләр. Укучыларга эзтабар таныклыклары тапшырылды. ( сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С., Фәхретдинова И.М.) 24.01.2020

-
Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Серебряков Ибрахим "Олимпка юл" дип исемләнгән фән олимпиадаларының региональ этабында чыгыш ясады. Киләчәктә уңышлар телибез. 22.01.2020

-
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәев Данис һәм 6 нчы сыйныф укучысы Серебрякова Айшә "Олимпка юл" дип исемләнгән фән олимпиадаларының региональ этабында чыгыш ясадылар. Бикчәнтәев Данис призер булды. (укытучысы Бикчәнтәева А.Р.) Котлыйбыз! Горурланабыз! 19.01.2020

-
Мәктәптә гриппка каршы көрәш темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 19.01.2020

-
18 нче гыйнвар көнне, 12.00 сәгатьтә, гомуммәктәп ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ул түбәндәге көн тәртибе буенча эшләде:1. "Начар гадәтләрне булдырмыйк!" дигән исем астында ФАП мөдире Асадуллина Г.С., мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хәсәнова Р.Р. чыгышлары. 2. 2 нче чиреккә йомгак ясау. (Мәктәп директоры Гарипов Р.Р., уку эшләре буенча урынбасар Галиуллина З.Ф.). 3. Төрлеләр. 18.01.2020

-
Түбән Наратбаш мәктәбендә һәр ай саен төрле төрдәге спорт ярышлары үткәрелә. Гыйнвар аенда спортның чаңгы төре буенча ярышлар планлаштырыла. Шул уңайдан, укучыларга бу спорт төренең организмга файдасы турында әңгәмә оештырылды. 13.01.2020

-
30 декабрь көнне Буа шәһәренең сәнгать мәктәбендә Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары җиңүчеләр- Серебрякова Айшә, Бикчәнтәев Данис(инглиз теле, укытучы Бикчәнтәева А.Р.), Әхмәдуллина Чулпан ( рус теле, укытучы Әхмәдуллина Г.Р.), Серебряков Ибрахим (математика, укытучы Гарипова С.И.) Котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. 30.12.2019

-
2 нче чирек йомгаклары буенча укытучыларның педагогик советы булып үтте. Көн тәртибендә проект эшчәнлеге, дәрестән тыш эшчәнлек темалары яктыртылды. 27.12.2019






