муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә спорт ярышлары дәвам итә. Чаңгы эстафетасында башлангыч һәм урта сыйныфлар да активлык күрсәттеләр. (укытучы Хәйретдинов Р.Р.) 14.02.2020

-
Парламент дәресен тарих укытучысы Исланова Г.Г. алып барды. Дәреснең максаты: укучыларга ТАССРның тарихы белән авылыбызның тарихын үреп бирү; аларда туган җиргә, туган телгә, ата-бабаларга ихтирам тәрбияләү, ил тарихы белән гаилә язмышын бәйләү,тарихны hәр гаиләгә, hәр кешегә якынайту, үз гаиләң язмышы белән тәңгәлләштерү. 14.02.2020

-
Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул. Безнең мәктәптә дә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды (укытучы Фәхретдинова И.М.) 14.02.2020

-
Мәктәптә 8 нче февраль көнне 1 сыйныфка килүче укучылар өчен АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ үткәрелде. 3-4 нче сыйныф укучылары булачак укучыларга концерт номерлары күрсәттеләр. (сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С.) 10.02.2020

-
Мәктәптә сугыш тематикасына фильмнар күрсәтү дәвам итә. Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары "Жила-была девочка" дигән кино карадылар. 10.02.2020

-
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы уңаеннан башлангыч сыйныфлар арасында " Күңелле старт" уеннары булып узды. 07.02.2020

-
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган волейбол ярышларында 6-9 сыйныф укучылары актив катнаштылар. 07.02.2020

-
Укучыларнын Республика фэн олимпиадасынын рус теле буенча республика этабында 8 сыйныф укучысы Ахмадуллина Чулпан призёр булды (укытучы Ахмадуллина Г.Р.). Котлыйбыз! Горурланабыз! 05.02.2020

-
Бүген 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен урыс теленнән йомгаклау әңгәмәсенең сынау имтиханы үткәрелде. Аның максаты — мәктәп укучыларының сөйләм осталыгын тикшерү. 30.01.2020

-
Мәктәп күләмендә үткәрелгән линейканың максаты: 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. 7 нче сыйныф укучылары Ленинград блокадасында катнашкан авылдашларыбыз турында истәлекләр сөйләделәр. ( Тарих укытуысы Исланова Г.Г.) 30.01.2020






