Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2016
Хөрмәтле ир балалар, әтиләр, абыйлар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.
Бүген мәктәптә 1-9 сыйныф егетләре арасында "Ягез әле егетләр" бәйгесе булып үтте. "Десант " һәм "Медведи" командалары төрле ярышларда көч сынаштылар. 34-29 исәбе белән "Десант" командасы җиңүгә иреште. Әфәрин, егетләр.
-
Туган тел көне 20.02.2016 Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәңәле 14 телисәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүген туган тел көненә багышлап 5-7 сыйныф укучылары катнашында дәрестән соң кичә узды.
-
"Башваткыч" уены 19.02.2016 Татар теле һәм әдәбияты атналыгын дәвам итеп 8 сыйныф укучылары катнашында "Башваткыч" уены узды. Укучылар уенда үзләренең туган телләреннән тирән белемле булуларын күрсәттеләр. Уенда Замалиева Раилә иң күп очко җыеп, җиңүче булды. мәктәп грамотасы белән бүләкләнде.
-
Бирнәле кыз 17.02.2016 Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Бүген 7-8 сыйныф укучылары Ш. Хөсәеновның "Бирнәле кыз" комедиясен сәхнәләштерделәр. Шушы ук спектакль белән 19.02 көнне укучылар Буа Драма театрында уздырылачак "Ният" фестивалендә катнашачаклар.
-
Венгр сугышы ветераны янында кунакта. 17.02.2016
Ватанны саклаучылар көненә багышланган граждан-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, 7-нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Нигъматуллина Р.Г һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатауллина И.Х катнашында Бик-Үти авылында яшәүче Венгр сугышы ветераны Сәгъдиев Хәмит Хәлиулла улын бәйрәм белән котларга бардылар. Укучылар ветеранга концерт номерларын курсәттеләр.
-
Истә тотыйк… 16.02.2016
Укучыларны Әфганстан, Чечня сугышы тарихы һәм нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан мәктәптә әдәби-музыкаль кичә булып узды. Укытучылар Шарапова Ф.Р. һәм Латыпова Ф.Р. әзерләгән кичәдә сүз Әфганстандагы һәм Чечнядагы вакыйгалар турында барды. 7-8 сыйныф укучылары геройларча хәрби бурычны үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз турында “Истә тотыйк…”дигән презентация, Әфган циклыннан җырлар, шигырьләр әзерләделәр. Кичәгә Чечня сугышында катнашкан авылдашыбыз Низамов М.А. кунак булып чакырылды.
-
Муса Җәлилгә - 110 ел 15.02.2016 Бүген мәктәптә халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә булды. Алып баручы һәм әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Ф.Р. Балалар Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар. Шагыйрьнең балачагын, тормышын чагылдырган презентация карадылар. Залда шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе ясалган иде. Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләүчеләр бәйгесе булды.
- Россия мин сине яратам. 14.02.2016
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016 Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Алда тагын зур уңышларга ирешүегезне телибез, сезгә, нәни дуслар.
-
Мәктәптә - психолог 10.02.2016
Бүген безнең мәктәптә психолог Лошманова Марина Георгиевна эшләде. Ул табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга киңәшләрен бирде. 1-6, 9 сыйныф укучылары белән тикшерү тестлары үткәрде.