Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
- “Уңышлы эшләүче яшь гражданнар – уңышлы ил!” 16.03.2016 Бүген мәктәптә 5-9 сыйныф укучылары финанс ресурсларын рациональ куллану һәм ваклап сату финанс хезмәтләренә карата дөрес куллану нигезләре белән таныштылар. Россия яшьләренең хәзерге буыны базар икътисады шартларында үз керемнәрен планлаштыру, саклау һәм арттыруның гади күнекмәләрен үзләштерүгә мохтаҗ. “Уңышлы эшләүче яшь гражданнар – уңышлы ил!” девизы астында финанс грамоталылыгы дәресен математика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф. әзерләде.
- "Әбиемнең серле сандыгы" 14.03.2016 Бүген мәктәптә "Әбиемнең серле сандыгы" исемле дәрестән соң чара булып үтте. Чарада сүз борынгы гореф-гадәтләр, йолалар, бәйремнәр турында барды. Кичә барышында укучылар бишек җырлары җырладылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, татар халык биюләрен башкардылар.
- "Ният" фестивалендә 14.03.2016 Буа дәүләт драма театрының 100 еллыгына әзерлек кысаларында гомуми белем бирү уку йортларының татар балалар-яшьләр театр коллективларының регионара “Ният” фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды. Буалылардан тыш, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия республикалары, республиканың Идел аръягы районнары коллективлары да катнаштылар. Безнең мәктәбебезнең театраль коллективы "Бирнәле кыз" спектаклен сәхнәгә куюлары өчен грамота белән бүләкләнде.
- Л. Толстой конференциясендә 10.03.2016 10 март көнне Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциясе узды. V сыйныф укучысы Латыпова Азалия "Поэзия" секциясенә катнашып 1 урын яулады. Ул Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап "Я буду улыбаться вам, друзья, и петь вам буду, люди дорогие" эшен тәкъдим итте.
-
Ягез әле, кызлар.
10.03.2016
Бүген мәктәптә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ягез әле,кызлар!" бәйгесе булды. 3-9-нчы сыйныф кызлары уңганлыкка, булганлыкка, тапкырлыкка, зирәклеккэ көч сынаштылар.
- "Юный программист" конкурсында 04.03.2016 Район күләмендә үткән "Юный программист" конкурсында компьютер дизайны номинациясендә 8 сыйныф укучысы Хайруллин Данил 1 урынга лаек булды.
- "Парламент дәресе" конкурсы нәтиҗәләре 04.03.2016 "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт." иҗади эшләр конкурсында 8 сыйныф укучысы Хайруллин Данил 3 урын яулады.
-
"Грамотность на кончике пера"
24.02.2016
Многие из вас успели убедиться, что ни упорное повторение правил, ни бесконечное переписывание не гарантируют от ошибок. А чтобы рука как бы сама собой ставила нужный знак на нужное место, чтобы грамотность "приросла к кончику пера", в мозгу должен работать точный и быстро действующий механизм. Будет ли механизм действовать, зависит прежде всего от вас, дорогие ученики: выполняя задания, учитесь им управлять.
Сегодня в Ново-Чечкабском СОШ прошел кустовой конкурс для учащихся 5-11 классов "Грамотность на кончике пера". Учащиеся нашей школы приняли участие в данном меропиятии и заняли призовые места: ученица 6 класса Ярмухаметова Э. - 2 место; ученица 7 класса Гамирова Г. - 2 место; ученик 8 класса Хайруллин Д. 2 место.
-
Ватанны саклаучылар көне
23.02.2016
Хөрмәтле ир балалар, әтиләр, абыйлар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.
Бүген мәктәптә 1-9 сыйныф егетләре арасында "Ягез әле егетләр" бәйгесе булып үтте. "Десант " һәм "Медведи" командалары төрле ярышларда көч сынаштылар. 34-29 исәбе белән "Десант" командасы җиңүгә иреште. Әфәрин, егетләр.
- Туган тел көне 20.02.2016 Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәңәле 14 телисәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүген туган тел көненә багышлап 5-7 сыйныф укучылары катнашында дәрестән соң кичә узды.