Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды..."
08.04.2016
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап мәктәптә "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды..." дигән шигырь бәйгесе үтте. 7 сыйныф укучылары Гамирова Г., Самитова А. "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр" дип табылды.
-
Табигатькә сәяхәт 08.04.2016
Табигатьне саклау проблемалары белән безнең мәктәптә балалар кечкенәдән үк танышалар, үткәрелгән чараларда актив катнашалар, табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә теләп кушылалар. Бүген 1-5 сыйныф укучылары туган авылыбызның табигатен, географиясен,экологик проблемаларын өйрәнү нигезендә, Бола елгасы буена сәяхәткә чыктылар. "Фәнне авыр үзләштерүче укучылар да табигать матурлыгына сокланып, алар турында кызыклы информацияләр тыңлап үз фикерен әйтә, чагыштырып аңлатма бирә алалар, сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар. Һәр экскурсиядә алган мәгълүматлар,күзәтүләр, фикерләү дәресе, акыл үстерү дәресе булып тора" - дип әйтә башлангыч сыйныф укытучысы Гатауллина И.Х.
-
Район экологик конференциясе 08.04.2016 8 апрель көнне Буа шәһәре Р. Сәгъдиев мәктәбе базасында укучыларның 15 нче район экологик конференциясе узды. 6 сыйныф укучысы Ярмухаметова Э. "Туган як экологиясе" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.
-
Мы готовы к ГТО 07.04.2016 7 апреля 2016 года в школе была проведена акция «Мы готовы к ГТО». Акция была проведена в форме спортивного мероприятия. Перед выполнением норм Комплекса ГТО был организован просмотр видеосюжетов, объясняющих особенности каждого вида испытаний. Была организована беседа об исторических аспектах создания Комплекса ГТО, его атрибутике, о соответствующих возрасту видах испытаний и нормативах к ним.
-
2019 елда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда уздырылачак
07.04.2016
Билгеле булганча, 2019 елда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда уздырылачак. Әлеге ярышларда IT-технологияләр буенча Россия данын яклаячак яшь белгечләрне Казанда әзерләргә җыеналар.7 апрель көнне 8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Латыйпова Ф.Р. белән берлектә эшче профессиясен үстерү максатында үткәрелгән "Яшь профессионаллар" регион ара чемпионатка бардылар.
-
Һәркөнне яхшылык кыл! 01.04.2016 Бүген мәктәптә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдән җыелган акча Буа катрлар йортындагы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тотылачак. Ярминкәдә барлык класслар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады.
- Синең турында җырлыйм, туган җирем! 31.03.2016 "Синең турында җырлыйм, туган җирем" дип аталган туган якны өйрәнү конференциясенең "Якташлар" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап 6 сыйныф укучысы Ярмухаметова Э. 2 урын яулады. Җитәкчесе Ярмухаметова Ч.А.
-
Әхмәт Рәшиткә - 80 яшь 25.03.2016
Якташ шагыйребез Әхмәт Рәшитовнең 80 яшьлек юбилеена багышланган "Кояшлы ил" республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашып 5 сыйныф укучысы Латыпова Азалия 2 дәрәҗә дипломга (җитәкчесе Латыпова Ф.), 4 сыйныф укучысы Гатауллина Илүзә катнашучы сертификатына (җитәкчесе Гатауллина И.) ия булдылар.
-
"Яшь талантлар" бәйгесе 25.03.2016
Буа мәдрәсәсендә "Яшь талантлар" дигән бәйге узды. "Иң яхшы хикәя сөйләүче" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Сәмитова Алинә 2 дәрәҗә диплом, "Иң яхшы җыр" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Гамирова Гөлгенә 3 дәрәҗә диплом (җитәкчеләре Шарапова Ф.Р.), 1 сыйныф укучысы Халилов Ильяс сертификатка (җитәкчесе Вәлиуллина Ф.Ф.) ия булдылар.
-
Спорт сөюче кызлар 23.03.2016
Буа шәһәре "Батыр" спорт мәктәбендә 13-14 яшьлек кызлар арасында спорт аэробикасы буенча ярышлары узды. Безнең мәктәп кызлар командасы 1 урын яулады. Шәхси күрсәткечләре өчен Латыпова Азалия кубок белән бүләкләнде.