Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Без бергә!" 03.09.2016 3 сентябрь көнне Бик-Үти авыл китапханәсендә Терроризмга каршы көрәш көне кысаларында Беслан корбаннарына багышланган “Без бергә” исемле хәтер сәгате узды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары белән 12 ел элек Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз барды. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак булды, 800 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Бик-Үти мәктәбе укучылары һәлак булганнарның истәлегенә шарлар һәм кәгазъдән ясалган күгәрченнәр очырдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Көзге кросс 02.09.2016
-
Белем көне 01.09.2016
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп кабат ачтык мәктәп ишеген, олы юлга алып чыккан йортым, син бит безнең белем бишеге.
-
Балалар яклау көне 01.06.2016 Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.
-
Казанга сәяхәт 30.05.2016
30 май көнне безнең мәктәп укучылары башкалабыз Казанга сәяхәткә бардылар. Казанның төрле истәлекле урыннарына экскурсия ясадылар, Фан 24-тә күңел ачтылар. Бу сәяхәттән укучылар канәгать калылар.
-
Балалар Сабантуе 28.05.2016
Уку елының соңгы көнендә традиция буенча ел саен укучылар, укытучылар белән берлектә мәктәп стадионында Сабантуй уткәрелә. Быел да Сабантуй мәйданында төрле уеннар (капчык киеп йөгеру, кашык белән йомырка ташу, скакалка сикеру, бүләк кису, аркан тартышу һ.б.) уйнадылар. Җыр - моңга сәләтле укучыларыбыз да бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Пионер туган көне 19.05.2016
Быел ТАССР пионер оешмасына 93 ел тула. УЛ 1923 нче елның 5 июлендә барлыкка килгән. Безнең мәктәп укучылары ел саен пионер оешмасының туган көнен билгеләп үтәләр. Батыр, герой пионерлар турында, пионерларның законнары, тантаналы вәгъдә бирүләре, символлары, җырлары, атрибутикалары турында тәрбия сәгатьләре, укучылар җыеннарында әңгәмәләр, “Пионерская правда”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына күзәтүләр алып барыла.
-
Тату гаилә серләре 14.05.2016
Халыкара гаилә көне уңаеннан , мәктәптә гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау традицияләрен дәвам итеп, “Безнең тату гаилә серләре” дигән ачык сыйныф сәгате булып үтте.
-
Ышаныч телефоны ничек эшли? 11.05.2016 үгенге көндә Россиядә 280 ышаныч телефоны эшли. Көн саен бу телефоннар буенча 500 мең бала мөрәҗәгать итә. Россия ышаныч телефоннарының халыкара берләшмәсенә вәкил буларак кергән. 2010 елда Россиядә 8-800-2000-122 номеры буенча Бердәм ышаныч телефоны эшли башлады. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. 11.05.2016. көнне 5-9 сыйныфларда "Ышаныч телефоны ничек эшли?" дигән темага сыйныф сәгатьләре булып үтте.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 10.05.2016 Илебезнең 70 төбәгендәге 600 меңләп укучыга математика һәм рус теленнән сынау узарга туры киләчәк.