Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Каникуллар
23.03.2014
Мәктәпнең 6 укучысы "Ласточка" лагеренда ял итеп кайттылар. Лагерьдан алып кайткан хисләре турында укучылар линейкада сөйләделәр. "Лагерьдагы ун көнем" темасына сочинение яздылар.
-
Безнең уңышлар
22.03.2014
Мәктәпнең йөгерү буенча күп урыннар яулаган, яшьләр арасында республиканың 500 кмга йөгерү буенча алтын медальгә лаек булган яшь спортчыбыз Садыйков Нияз Кисловодскига әзерлек курсларына китте.
-
Ата- аналар җыелышы
22.03.2014
3 чирек йомгаклары, югары сыйныф укучыларын ГИА һәм ЕГЭ га әзерләү нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан ата- аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә:
1. "Кечкенә авыл мәктәбенең зур проблемалары" доклад.
2. 3 чирек йомгаклары.
3. ГИА һәм ЕГЭ га әзерлек барышы.
4. Төрлеләр.
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2014
Бүген мәктәптә- бәйрәм. 1 сыйныф укучылары, укытучылар, әти- әниләр бүген әлифба китабы белән хушлаша. Бәйрәмдә тантаналы шигырьләр сөйләнде, матур җырлар җырланды, дәртле биюләр биелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2014
Табигать уяну белән авылга Нәүрүз бәйрәме килә. Мәктәптә инде традициягә кергән шушы бәйрәмне, быел башлангыч сыйныф укучылары әзерләделәр. Кичәдә бу бәйрәм турында мәгълүматлар бирелде, Нәүрүз такмаклары әйтелде. Җырлы- биюле уеннар уйнап балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Сугыш ветеранына ярдәм
13.03.2014
Сугыш һәм тыл ветераны Гибадуллин Хайбулла агай инде хәзер ярдәмгә мохтаҗ . 8 нче сыйныф укучылары өй һәм сарай түбәләрен кардан арындырдылар. Хөрмәтле ветеранга укучылар башка эшләрдә дә ярдәм итеп торалар.
-
8 март кичәсе
07.03.2014
Мәктәбебез егетләре гүзәл кызларны. сөйкемле укытучы апаларын барлык ир- егетләр исеменнән 8 нче март бәйрәме белән котлап матур кичә үткәрделәр.
-
"Герой шәһәрләр" циклы
26.02.2014
Февраль ае буена Рәсәйнең "Герой шәһәрләре" циклы дәвам итте. укучылар Мәскәү, Сталинград, Воронеж, Новосибирск шәһәрләре турында күп һәм кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
-
"Ягез, әле, малайлар!" 22.02.2014
Мәктәбебездә традицион бәйрәмгә әйләнгән "Ягез, әле, малайлар" конкурсы узды. "Разведчик" һәм "Пограничниклар" командалары көч сынашты. Әти- әниләр һәм җанатарларның активлык дәрәҗәсе дә командаларга баллар эшләргә ярдәм итте.
-
Туган тел көне 21.02.2014
Рус теле укытучылары "Туган тел көне" үткәрде. Шалты мәктәбе Гоголь иҗатына багышланган "Смех сквозь слёзы" стенгазетасын тәкъдим итте.