Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тагын бер очрашу 17.10.2014
Белүебезчә, киләчәгебез без тәрбияләүче балалар кулында. Укучыларыбызның киләчәктә дөрес хезмәт юлы сайлавы да бик мөһим. Яраткан хезмәт- ул бит бәхетнең бер билгесе. Шуңа күрә, укчыларга хезмәт юлы сайлау мәсьәләсендә зурларның да киңәше, ярдәме кирәк. Шул уңайдан бүген мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары белән мәшгульлек үзәге вәкилләре очрашты. Анкетирование, тестирование үткәреп балаларга ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белдерделәр алар.
-
Корбан бәйрәме
07.10.2014
Мәктәптә, инде традициягә әйләнгән, Корбан бәйрәме үтте. Корбан чалган авылдашларыбыз күбесе корбан итеннән мәктәп укучыларына да өлеш чыгара. Авылның мөхтәрәм картлары белән бергә, матур сүзләр сөйләшеп, татлы ризыклар белән сыйланып, белгән догаларны укып, үтә бу бәйрәм. Аллаһ Тәгалә җир йөзенә тынычлык, һәммәбезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык бирсә иде.
-
Укытучылар көне.
03.10.2014
5 октябрь- Халыкара укытучылар көне. Бик күп һөнәр ияләре бәйрәмнәрен белмибез дә, белгәннәрен дә- онытыла. Ләкин Укытучылар көне- онытылмый торган бәйрәм.Чөнки һәркем укучы булган, һәркемнең укытучысы бар. Шушы хөрмәтле кешеләребезне зурлап үттек быел да. Укучылары белән бергә укытучылар да җырлады, биеде, уйнады бу бәйрәмдә.
-
Ветеран укытучылар белән очрашу
29.09.2014
Өлкәннәрне күрсәм уйга калам,
Гомерләрнең көзе мул диеп.
Көзләрдә дә язлар китерерлек
Бирсен иде Ходай көч, диеп- дигән сүзләр белән башланып китте ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе. Матур әңгәмә, күңелле концерт номерларыннан соң бәйрәм табын өстәле янында дәвам итте.
-
Ата- аналар җыелышы 26.09.2014
Ата- аналар җыелышы түбәндәге көн тәртибе буенча үтте:
1. Вәлиева З.Р "Авыл мәктәбендә уку һәм тәрбия эше" дигән темага доклад укыды.
2. Мәктәпнең эчке кагыйдә нормаларының үтәлеше.
3.Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү комитетын сайлау.
4. Төрлеләр.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре 26.09.2014
Мәктәптә "Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре" дәресләре үтте. Башлангыч сыйныфларда "Без - яшь җәяү йөрүчеләр" дәресендә укучылар юл билгеләре белән танышуны дәвам иттеләр. 5-7 сыйныфларда "Доктор киңәшләре дәресләре" исеме астына занятиене ФАП хезмәткәре Тахавиева Г. һәм биология укытучысы Рашитова Р.З үткәрделәр. Балалар күңелсезлеккә очраганда беренче ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштылар.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 23.09.2014
ФАП җитәкчесе Тахавиева Г катнашында "Грипп авыруының профилактикасы" темасы буенча әңгәмә үткәрелде. Соңыннан 5-11 нче сыйныф укучыларына гриппка каршы вакцинация үткәрелде.
-
"Кул эшләре" кружогы 22.09.2014
"Кул эшләре" кружогы әгъзалары бүген бәйләнгән киемнәрне бизәү эше белән шөгыльләнделәр.
-
Чисталык көне 15.09.2014
Мәктәптә "чисталык көне" үтте. Мәктәп территориясен чүп- чардан чистарттык, ФАП җитәкчесе Тахавиева Г катнашында "Чисталык- сәламәтлекнең нигезе" темасына класс сәгате үткәрелде. Һәрбер кабинетта генераль җыештыру уздырылды.
-
Совет утырышы
09.09.2014
Укучылар коллективы Советы утырышы узды. Эш тәртибе:
1)Узган елгы эшкә отчет.
2)Укучылар Советы активын сайлау.
3)2014-15 уку елына эш планы кабул итү.
Укучылар коллективы Советы рәисе итеп Латыйпов А.А сайланды.