Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Ата - аналар җыелышы
16.11.2011
Бүген, 16.11.2011 көнне сыйныфларда I чирек йомгаклары нәтиҗәсе буенча ата-аналар җыелышлары булып узды.
-
Инглиз теле серләре 14.11.2011

Беренче сыйныф укучылары дәрестән тыш эшчәнлектә инглиз теле серләренә өйрәнәләр. Җитәкчеләре Гарифуллина Л.В. балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Укучылар инглиз теле сәгатьләрен көтеп алалар.
-
Безнең укытучылар мәңге яшь 14.11.2011

Укытучылар декадасы кысларында уздырылган күңелле стартларда мәктәбебезнең яшь укытучыларыннан торган команда зона ярышарында җиңү яулап кайтты. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Русский медвежонок—2011 11.11.2011

Укучыларыбыз "Русский медвежонок—2011" конкурсында актив катнаштылар.
-
Шефлык дәвам итә 07.11.2011

Һәйкәл янын чистарту көзге каникулда да дәвам итте. Бу эшне 7 нче сыйныфлар башкарды.
-
4 нче ноябрь 03.11.2011

Бәйрәм белән!
-
Уңыш бәйрәме 02.11.2011

Бүген мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. "Табигать могҗизалары + фантазия" күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмгә әти - әниләр, алдынгы хезмәт ияләре чакырылды. Кичә тәрбияви һәм тирән эчтәлекле булды.
-
Табигать могҗизалары + фантазия 02.11.2011

"Табигать могҗизалары + фантазия" күргәзмәсе
-
Бездә өмә 29.10.2011

Бездә өмә көн. Мәктәп тирәсен коелган яфраклардан һәм чүп - чардан арындыруда барыбыз да актив катнаштык.
-
Көзге бал 27.10.2011

Мәктәбебездә 27 октябрь көнне 5-7нче сыйныфлар өчен «Көзге бал» кичәсе булды. Аның максаты- укучыларда табигатькә , кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру иде. Бәйрәмдә көз кызы Сөмбелә дә, үзенең мул уңышны чагылдырган , күпереп пешкән икмәге белән,матур теләкләре белән катнашты.
Уеннар командаларның визиткаларыннан башланды. Укучылар, алдан бирелгән өй эше буенча, үзләре әзерләп алып килгән панноларын тәкъдим иттеләр, командалар иҗади сәләтләрен күрсәтеп, уеннарда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр яздылар, мәкальләр әйттеләр, җитезлектә сыналдылар.
Командалар биремнәргә әзерләнгән арада, җанатарлар белән уеннар үткәрелде.
Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллин Р.Г, педагог- оештыручы Павлова Г.Г әзерләде һәм алып бардылар. Ә укыту эшләре буенча директор урынбасары Габитова С.И, укытучылар Фаязов Ә.Ф, Фәезова Э.М. уеннарны игътибар белән күзәтеп, командаларга урыннар билгеләделәр. Катнашу, уен нәтиҗәләре буенча 1 урын- 6 нчы сыйныфларга булды. 2 урында 5 нче сыйныф, 3 урынны 7 нче сыйныфлар бүлеште. Бәйрәм бик күңелле һәм тәрбияви яктан файдалы үтте.















