Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Разил Валиевның юбилее 26.01.2012

Разил Вәлиевның юбилее уңаеннан Субаш урта мәктәбендә китапханәче Фәезова Э.М. Р.Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗаты дип исемләнгән мультимедия басманы тәкъдим итте.Басмада язучының тормыш сәхифәләрен чагылдырган фотосурәтләр,шигырь, җырларның аудиоязмалары, әсәрләре электорн вариантта бирелә. Бу интерактив китап мәктәп укучыларына һәм укытучыларына бик ошады. Кичә тест – сораулык белән тәмамланды.
-
Хоккей ярышлары дәвам итә 24.01.2012

Мәктәбебез егетләре даими оештырылган хоккей уеннарында бик теләп катнашалар. Студентларга каршы уенда да укучыларыбыз оттырмады.
-
Җәмгыять һәм хокук 20.01.2012

19 нчы гыйнвар көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны директор Галиева Р.М башлап җибәрде.
-
Аулак өй 19.01.2012

Субаш авыл китапханәсендә китапханәче Габделхакова Л, технология укытучысы Фәезова Э. укучыларга халкыбызның гореф – гадәтләрен өйрәтү максатыннан “Аулак өй” кичәсе үткәрделәр. Кичәдә авылыбызның алтын куллы апалары кызларга бәйләү серләрен өйрәттеләр. Кичә бик җанлы, мавыктыргыч үтте. Милли ризыклар белән әзерләнгән түгәрәк өстәлебез “Аулак өй” гә ямь өстәде.
-
Яшь туристлар 17.01.2012

Мәктәбебездә туризм түгәрәге гөрләп эшли. Җитәкчесе яшь, энергияле белгеч Хөснетдинов Азат Альбертович укучыларны туризм серләренә өйрәтә. Февраль аенда мәктәп күләмендә сыйныфлар арасында үткәреләчәк туризм ярышларына ныклы әзерлек бара.
-
Юбилеегыз белән! 16.01.2012

Нәфисә Гарифулловна! Сез бүген үзегезнең олы юбилеегыз — 50 яшегезне билгелисез. Ак кышларга ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, сез барлык туганнарыгызны сөендергәнсез. Бүген дә сез, кадерле кешебез, үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә сез кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансыз.
Алдагы гомер юлларыгызны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә кадерле коллегабыз!
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
-
Яңа ел белән! 30.12.2011

Хөрмәтле коллегалар, укучылар һәм сайтны кулланучылар!
Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы насыйп булсын. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
-
Яңа ел кичәләре 29.12.2011

Өч төркемгә бүленеп оештырылган Яңа ел кичәләре бик күңелле үтте. Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел һәм әкият геройлары белән бергә гөрләп үткән бәйрәм кичәләре күңелләрдә җылы хисләр генә калдырды.
-
Кыш бабай бүләк өләшә 28.12.2011

Быел Субаш урта мәктәбенә зур бүләкләр белән Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Һәр баланы биетеп, җырлатып Яңа ел күчтәнәчләрен өләште.
-
Мәктәп янын әкияти дөнья итеп 27.12.2011

Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр мәктәп янын әкият дөньясына әйләндерде. Күмәк көч белән бик матур әкият геройлары сыннары ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары һәм бакчага йөрүче балалар күңеленә шугалак бик хуш килде.















