Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245
-
Субашлылар янә Сабада.
06.04.2011
Субаш мәктәбе укучылары Габитова Динә, Федорова Гүзәл Сабада Ә.Кәримуллин исемендәге фәнни - практик конференциясендә чыгыш ясыйлар. Укучыларыбызны телнең язмышы, милләтнең киләчәге борчый. Алар дөрес борчыла, чөнки һәркемгә билгеле: теле юкның - киләчәге юк.
-
Информатикадан призлы урын 06.04.2011

8-9 нчы сыйныфлар арасында узган информатика олимпиадасында Хәкимҗанов Ранил муниципаль этапта 2 урынны яулады. Афәрин Ранил.
-
Тукай призына татарча көрәш
06.04.2011
2 апрель көнне мәктәбебездә район беренчелегенә ел саен үткәрелә торган традицион ООО “Тукай” призына татарча көрәш ярышлары булып узды. Бу ярышларда районыбызның 1993-96 нчы елгы егетләре бил алышты. Барлыгы 41 егет катнашты. I урынны Яңгул мәктәбе командасы, II урынны проф.лицей командасы, III урынны Арбор егетләре командасы яулады. Бу ярышта җиңүче егетләр район данын яклап республикага спартакиада ярышларына барачаклар. Аларның барысына да уңышлар телибез.
-
Әти-әниләр җыелышы
06.04.2011
7 апрель көнне Субаш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы була.
Көн тәртибендә:
- 3 нче чирек нәтиҗәләре
- Республикадан килгән № 1244-11 хаты белән танышу
- ТР №71-ЗРТ законы белән кабаттан танышу, ТР №65-ЗРТ законына кергән өстәмәләр, үзгәрешләр белән танышу.
- Ата-аналар комитеты утырышы.
-
Тукайга ияреп...
06.04.2011
Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан «Сабантуй» газетасы һәм Арча Укучылар Сарае үткәргән «Тукайга ияреп…үзеңчә» дигән иҗади конкурста 4 нче сыйныф укучысы Васильева Гөлинә 3 урын алды. Гыйлемҗанов Илһам, Габделхакова Диләрә, Федорова Гүзәл, Гыйлемҗанова Айсылулар сертификатка ия булдылар.
-
Бәйрәм концерты 06.04.2011

26 нчы март көнне мәктәпнең «Мәктәп аша узган безнең юллар,бәрәкәтле, озын булсачы»дигән бәйрәм концерты булып узды. Концертта 8-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, гаиләләр катнашты. Бәйрәм концерты искиткеч матур, оешкан төстә үтте.Тамашачы канәгать калды.
-
Ранилгә уңышлар. 21.03.2011
Мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хакимҗанов Ранил Тамбов шәһәрендә үтә торган Бөтенрәсәй технология олимпиадасына әзерләнә. Олимпиада 11 – 17 апрельгә кадәр үтәчәк. Ранилгә уңышлар телик! -
8 Март бәйрәме 10.03.2011
4 нче март көнне Субаш урта мәктәбе укучылары үз әниләрен халыкара хатын – кызлар көне белән котлады. Укучылар тарафыннан әниләргә оригами күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм концертыннан да әниләр канәгать калды. -
Котлыйбыз 22.02.2011

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Ата-аналар университеты 19.02.2011

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, милиция капитаны Шакирова Ләйсән Маратовна чыгышы күр кенә әти-әниләрне уйланырга мәҗбүр итте. Районда укучылар тарафыннан эшләнгән җинаятьләрне әйтеп, мисаллар китерде. Субаш җирлегендә андый җинаять башкаручыларның юклыгын да азсызыклап үтте.















