Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Имтиханга хәзерлек. 25.03.2015

Каникул вакыты имтиханга хәзерләнү өчен уңайлы вакыт.
-
“Булыйм дисәң исән-имин өйрән юл кагыйдәсен!” 24.03.2015

“Булыйм дисәң исән-имин өйрән юл кагыйдәсен!”
19нчы март көнне «Булыйм дисәң исән-имин өйрән юл кагыйдәсен!” темасына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча башлангыч сыйныф укучылары арасында бәйге уздырылды. Укучылар 3 командага бүленеп ярыштылар. Участок инспекторы Николаев Ю. И., Хадиева Л. М. җиңүчеләрне ачыкладылар. Һәр балага юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар, ә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Участок инспекторы Николаев Ю. И., Хадиева Л. М. башлангыч сыйныф укытучылары Антонова Н. Г. , Васильева Г. Ф., Гыйльфанова Н. Ф., Ф. М. Закировны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Шулай ук фотоаппарат бүләк иттеләр.
-
"Сыерчык оялары" конкурсы 24.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан оештырылган «70 игелек кыл» акциясе кысаларында һәм "Марш парков - 2015" акциясенең сыерчык оялары конкурсы буенча мәктәбебез укучылары сыерчык оялары ясадылар. Иң яхшы дип табылган өч сыерчык оясы конкурсның район этабына җибәрелде.
-
Котлыйбыз. 23.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, район күләмендә уздырылган җыр һәм стройда тезелү смотр-конкурсында безнең мәктәп укучылары 3 урынга лаек дип табылды.
-
Көрәш 22.03.2015

25 март, Габдулла Тукай исемендәге ҖЧҖ бүләгенә 1997нче елгы һәм аннанда яшерәк балалар арасында Көрәш ярышы була. Җанатарларны чакырып калабыз.
-
Республикакүләм Афзал Шамов укулары 21.03.2015

20 нче апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә үткәрелгән республикакүләм Афзал Шамов укуларында “Яшь шагыйрьләр иҗаты” секциясендә 2 нче сыйныф укучысы Васильева Ильвина ( җитәкчесе Васильева Гөлназ Ф.) Луиза Янсуар иҗатын яктыртып, II урын алды. Ильвинага киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы 20.03.2015

2-сыйныф укучылары белән “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы” дигән темага
әңгәмә үткәрелде. Укучылар сугыш белән бәйле гаилә истәлекләре турында чыгыш ясадылар
-
"Сау бул, Әлифба!" 20.03.2015

1 нче сыйныфлар әти-әниләре белән бик күңелле итеп Әлифба бәйрәме үткәрделәр. 7 ай уку дәверендә алар инде бик күп һөнәрләр үзләштергәннәр. Бик матур итеп җырладылар,биеделәр,шигырь сөйләделәр .Аларга алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Хәтер китабы 19.03.2015

1нче сыйныф укучылары Хәтер китабы белән таныштылар һәм үзләренең сугышка киткән бабайлары турында мәгълүмат тупладылар.
-
Герои пионеры ВОв 17.03.2015

Ученики 8 класса познакомились с юными героями (пионерами) Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. Они проявили интерес к истории своей Родины, уважение и глубокую признательность прошлым поколениям, отстоявшим ценой своей жизни независимость нашей Родины.















