Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Поклонимся великим тем годам! 06.03.2015

В 8 классе был проведен классный час, посвященный 70-летию Победы в Великой Отечественной войне на тему «Поклонимся великим тем годам!»
-
Батырлар, сугыш темасына караган шигырь һәм хикәяләр уку. 05.03.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгына карата, укучылар, авылыбызның батыр улларына багышланган һәм сугыш темасына караган шигырь, хикәяләр иҗат итәләр.
-
Армрестлинг... 04.03.2015

Бүген мәктәп укучылары арасында "Армрестлинг" ярышы башланып китте, әлеге ярышта барлык укучылар да атна дәвамында көч сынашачык.
-
Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар белән танышу 03.03.2015

5 нче сыйныф укучылары китапханәдә Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар белән таныштылар.
-
Батырларга - һәйкәлләр. 02.03.2015

Безнең илебездә батырлыкка салынган һәйкәлләр шактый. Мәсәлән, «Билгесез солдат кабере», «Ватан Ана чакыра» һәм башка һәйкәлләр. Алар батырлыкка дан җырлый. Туган авылыбызда да Ватан сугышы батырларына салынган һәйкәл бар.
4 нчче сыйныф укучылары да һәйкәлләр турында әңгәмә үткәрделәр. Алар батырларга һәйкәлләр иҗат иттеләр.
-
«Бөек Җиңүгә – 70 ел” проекты. 28.02.2015

3 нче сыйныф укучылар (сыйныф җитәкчесе – Васильева Г.Ф) «Бөек Җиңүгә – 70 ел” проекты кысаларында, сугыш чоры балалары турында информация туплап, “Без – буразнадан чыккан балалар” исемле буклет ясадылар. Укучылар сугыш чорында туган балалар, ягъни бүгенгесе көндә әби – бабайлары турында бик күп материаллар туплый алдылар.
-
Мәктәп беренчелегенә биатлон ярышлары. 27.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп беречелегенә биатлон буенча эстафета үтте.
-
Юбилей медальләре тапшырылды. 26.02.2015

Илебез тарихында еллардан елларга, гасырлардан гасырларга алтын хәрефләр белән язылган 70 нче Җиңү язы килә. Без 70 ел инде көнебезне аяз күк, якты, бәхетле кояш белән башлыйбыз. Төннәребез тыныч төшләр күреп үтә. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Еллар узган саен аның дәһшәте, куркыныч авазы кими бара. Мин сугышны авызыннан утлы ут бөркеп торучы аждаһа белән тиңләргә телим. Меңнәрчә, миллионнарча яп-яшь егет-кызларыбыз, бабайларыбыз әлеге утка кереп, киләчәк буынның бәхетле тормышы өчен гомерләрен корбан иткәннәр. Безнең якларда бомбалар да шартламаган, снарядлар да сызгырмаган. сугыш кайдадыр еракта барган. Ә дары төтене, толлык хәсрәте берәүне дә читләтеп узмаган. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, ул бабайларыбызның хәтерендә, күнел ярасында, йөрәгендә утлы ялкынын сиздертеп тора. Еллар буе сыкраган тәннәр, үзенең барлыгын белгертеп, саркып торучы яралар…
-
Котлыйбыз!!! 25.02.2015

Мәктәбебезнең яшь укытучысы Сабирова Гөлчәчәк Рифкать кызы "Педагогический дебют" номинациясе җиңүчесе. Без аны тәүге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
ӘТИЛӘР СҮЗЕ - КҮҢЕЛНЕҢ КҮЗЕ. 25.02.2015

Кадерле әтиләребез Һәм аларга алмашка үсүче егетләребез! Без Сезнең барчагызны да шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек , озын гомер телибез.















