Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
9нчы сыйныф укучылары белән сугыш турындагы әсәрләр һәм фильмнар буенча әңгәмә 07.04.2015

Тиз әйләнеп кайтырбыз диделәр дә, ут эченә барып керделәр. Башта үз җирләрен дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдылар. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштылар. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштеләр, тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашып, күпләре чит җирләрдә ятып калдылар. Әйе, Бөек Җиңүгә быел 70 ел була. Без, әби-бабаларыбызның сугыш чорында нинди авырлыклар күрүен, кинолардан карап, китаплардан укып беләбез. Мәктәбебез китапханәчесе Фәезова Э.М. 9нчы сыйныф укучылары белән сугыш турындагы әсәрләр һәм фильмнар буенча әңгәмә үткәрде. Ул А.Фадеевның “Яшь гвардия” романы турында сөйләде. Сугыш темасына китапханәдә булган әсәрләрне укырга тәкъдим итте.
-
Буктрейлеры к произведениям о Великой Отечественной войне 06.04.2015

Скоро отпразднуем 70 –ую годовщину со дня Победы, но события сороковых годов двадцатого века по-прежнему свежи в памяти народа, и не последнюю роль в этом играют произведения писателей. Какие же книги о войне можно посоветовать прочитать ребятам? Вниманию учеников 8 класса были представлены буктрейлеры к замечательным произведениям о Великой Отечественной войне- повести Б.Васильева "А зори здесь тихие" и А. Фадеева "Молодая гвардия".
-
Берлин 04.04.2015

“Берлин” операциясе башлануга 70 ел тулу уңаеннан, балалар белән әлеге темага әңгәмә уздырылды.
-
Герой шәһәрләр... 03.04.2015

4нче сыйныфта “Герой шәһәрләр” темасына класс сәгате үткәрелде.
-
Батырлар даны мәңгелек! 03.04.2015

“Батырлар даны мәңгелек” дип исемләнгән тәрбия сәгате кысаларында 6нчы сыйныф укучылары авылдаш ветераннарның дәһшәтле сугыш еллары турындагы истәлекләрен барладылар.
-
Каен һәм нарат бөреләре җыябыз. 02.04.2015

Аптекаларда даруларның ниндиләре генә юк. Аеуча чит илләрдән кертелгән препаратлар бихисап. Ә бәяләре, бик кыйммәт, якын килерлек түгел. Әле ярый файдасы тисә!? Ә бит әби-бабаларыбыз әлек-әлектән үләннәр белән дәваланганнар. Үзебездә җитештерелә торганнары да нәкъ менә шул үләннәрдән ясала, файдасы да бар. Район мәктәпләренә дару үләннәре җыю өчен норматив билгеләнде. Укучыларыбыз бүгенгесе көндә каен һәм нарат бөреләре җыя.
-
“Методик копилка” конкурсы 01.04.2015

31нче март көнне Балтач муниципаль районы башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Методик копилка” конкурсы булды. Анда Субаш төп мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Антонова Н. Г. катнашты һәм үзенең эш тәҗрибәсен уртаклашып чыгыш ясады.
-
Котлыйбыз! 30.03.2015

1999 - 2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында Алабуга шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, X укучылар спартакиадасы ярышлары булып үтте. Команда III нче урынны яулап кайтты.
-
“Җиңү язын каршылап” проекты кысаларында 27.03.2015

“Җиңү язын каршылап” проекты кысаларында драма коллективы Әмир Камалиевның “Итәкле кияү” пьесасы буенча куелган «Кырыкта да кытыклый» комедиясен сәхнәләштерде.
-
Котлыйбыз! 26.03.2015

25 март көнне мәктәбебездә район беренчелегенә Тукай исемендәге җәмгыять призына 1997 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьүсмерләр арасында татарча кәрәш ярышы булып узды. Бу ярышта 80 кг. авырлыкта Вафин Булат һәм 50 кг авырлыкта Гайнетдинов Ислам III урын яуладылар.















