МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 38 обучающихся/Бездә 38 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә
03.01.2019
Районда "сәламәт яшәү" акциясе старт алды. Безнең мәктәп коллективы да әлеге акциягә бик теләп кушылды һәм шушы акция кысаларында, гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан "Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә" дигән спорт бәйрәме үткәрелде.
Әлеге бәйрәмдә тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар - үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынадылар. Төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар һәм укучыларның матур җыр-биюләре белән үрелеп барган бәйрәмебезнең йолдызлары - тату һәм спорт сөюче Хайдарзяновлар район буенча беренче урынга лаек булдылар. Алар ярышларда сынатмадылар, биремнәрне тиз һәм җитез башкардылар.
Бәйрәм бәйгедә катнашкан гаиләләрне бүләкләү белән тәмамланды.
-
Яңа ел белән!!!
31.12.2018
Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын! -
Олимпиадалар нәтиҗәләре шатландыра
20.12.2018
Россиякүләм олимпиадаларның муниципаль этабы дәвам итә. Безнең укучыларбыз да актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Рус теле, технология, физик культура, татар теле фәннәреннән призлы урыннарыбыз бар. Укытучыларыбызны һәм укучыларыбызны уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
Волейбол ярышлары
08.12.2018
Бүген "Балтач” спорткомплексында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 12 команда көч сынашты. Егетләр командасы II урынны, кызлар командасы III урынны яуладылар.
-
Быел чана шудыгызмы әле?
07.12.2018
Дусларым белән бергә чана шуулары ничек күңелле, ә сез быел чана шудыгызмы әле? Башлангыч сыйныф укучылары дәрестән соңгы вакытларын әнә шулай үткәрәләр.
-
Халык зур ул, моңлы ул...
06.12.2018
Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле зонаара ачык фестиваль-конкурс үтте. Анда безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, II урын алып кайттылар. Гыйлметдинова Ләлә нәфис сүз сөйләп I урынга лаек булды.
-
Тату сыйныф серләре
22.11.2018
Районыбызда әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы үтте. Безнең сыйныф "Гражданская активность" номинациясендә беренче урынны яулады. Афәрин!
-
КАИ - крылья для жизни
17.11.2018
Смәел урта гомуми белем мәктәбендә "КАИ - крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Шәрипова Әдилә әлеге конференциядә катнашып, дуртенче урын алды.
-
Медосмотр
09.11.2018
Мәктәп укучылары медицина күзәтүе узды.
-
2 нче чирек башланды
07.11.2018
Көзге каникуллар бетеп 2 нче чирек тә башланып китте.Укучылар көч-дәрт туплап яңа чиреккә аяк бастылар. Каникуллар хәвеф-хәтәрсез узды. 2 нче чирекнең төп вакыйгасы булып - олимпиадаларның район этабы тора. Яңа чиректә район олимпиадаларында, конкурсларда, укуда, укытуда зур уңышларга ирешергә насыйп булсын барыбызга да.