МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Язның бер көне ел туйдыра
13.05.2019
Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. Бүген мәктәп бакчасында 6 - 8 нчы сыйныф укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.
-
Җиңү бәйрәме белән!
09.05.2019
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез. -
Сугыш эзләре буенча хатирәләр.
07.05.2019
Җиңү таңын якынайту өчен бик күпләр көч куйды. Бүгенге көндә безнең тыныч тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз якты дөньядан киттеләр, 2 тыл ветераныбыз исэн – сау гомер кичерә. Тыл ветераннарыбызның берсе Садыйкова Фәүзия апай белән тәрбия сәгатендә очрашу булып узды.
-
1 май яз һәм хезмәт бәйрәме
01.05.2019
1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме.
Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Урок по финансовой грамотности
23.04.2019
Сегодня в нашей школе проводится день финансовой грамотности. Как вы понимаете, что такое финансы простым и понятным языком?
В самом упрощенном варианте определение финансов звучит так: финансы — это деньги. Ведь не зря же говорят: «Финансы поют романсы» - и все понимают, что речь идет о недостатке денег.
Но это слишком простое, примитивное определение финансов. Ведь финансы — это не только наличные деньги, и денежные средства на счетах в банках, и чеки, , и др. финансовые инструменты.
Вообще слово «финансы» произошло от латинского «financia» и переводится как наличные средства, доход. Если же переводить слово «finances» с французского языка, то финансы — это денежные средства.
-
Субботник — добрая традиция
20.04.2019
В апреле проводятся субботники. Это, как правило, очень позитивное и веселое событие.
Субботник — добрая традиция, сохранившаяся с давних советских времен. Принято считать, что первый весенний субботник был проведен еще самим В.И. Лениным, где он показал молодым поколениям пример того, как необходимо относиться к окружающей нас среде. В последующие годы эта традиция стала обязательным делом для каждого советского гражданина, ежегодно в середине апреля по всему СССР проводились всесоюзные коммунистические субботники, главной задачей которых было приведение в порядок дворов, дорог и тротуаров, парков и скверов, берегов рек и озер после половодья. -
Тотальному диктанту быть!
13.04.2019
13 апреля 2019 года объявляется днем Тотального диктанта — 2019. Организаторы всемирной акции считают такую новость отличным подарком всем любителям правописания и пунктуации к Международному дню грамотности, который традиционно празднуют 8 сентября.
- Урок цифры "Управление проектами" 10.04.2019
-
“Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми”
04.04.2019
Һөнәр... Бу сүздә бик күп мәгънә ята. Юкка гына “Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми” дип әйтмәгәннәр татар халык мәкалендә. Һөнәрле кеше генә тормышта үз урынын табу җиңелрәк. Бүген Арча Аграр – Сәнәгать Һөнәр Көллиятенеӊ Норма авылында урнашкан филиалында JuniorSkills - "яшь профессионалларның" чираттагы ярышлары узды. Монда повар-кондитер, секретарь, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, кирпеч салу буенча ярышлар уздырылды. Повар кондитер буеча Шарипоа Камилә икенче, авыл хуҗалыгы машиналары буенча Зарипов Искәндәр икенче, кирпеч салу буенча Хайдарзянов Сөйләйман беренче урынга лаек булдылар.
-
Junior Skills дәвам итә
28.03.2019
Бүген Карадуган гимназиясендә – флористика, визажист, слесарь эше, ювилер эше, татар ашлары компетенцияләре буенча һөнәри ярышлар узды. Визажист компетенциясе буенча Закирова Ләйсирә өченче, ювелир эше буенча Закирова Талия өченче, татар ашлары буенча Мухаметзянова Язилә икенче урынны, слесарь эше буенча Зарипов Искәндәр өченче урынны яуладылар. Афәрин, укучыларыбыз!!!