МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Икенче чирекне башладык. 07.11.2019
7 нче ноябрьдән икенче чирек башланып китте. Укучыларыбыз көзге каникулда ял итеп, көч туплап килделәр. Мәктәбебез тормышы белем алу һәм иҗади эшләр белән үрелеп бара. Ноябрь ае әхлак тәрбиясе айлыгы буларак игълан ителде.
-
Бәйрәм котлы булсын! 06.11.2019
" Кадерле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән тәбрик итәм! Күңел биреп башкарган һәр эшегез, ирешкән нәтиҗәләрегез, туплаган гыйлем-тәҗрибәгез сезгә шатлык-куанычлар һәм канәгатьлек китерсен, һәр көнегезне якын кешеләрегезнең ихлас теләктәшлеген тоеп, сөенеп яшәгез! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.
Бәйрәм котлы булсын!", - диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгетендә. -
"Форпост" җиңүчеләре. 01.11.2019
Җәмәгать тәртибен саклаучы яшьләр оешмаларының спартакиадасында Шубан төп белем мәктәбе укучылары да катнашып, командалар арасында беренче урын алып кайттылар. Ярышларда шәхси уңышка ирешүчеләр дә бар: Камалиева Мәликә, Хайдарзянов Сөләйман ату буенча беренче, отжимание буенча Хайдарзянов Сөләйман икенче, пресс ясау буенча Камалиева Мәликә өченче урын яуладылар. Алар барысы да "Форпост" республика үзәге дипломнары һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
Укытучылар спартакиадасы. 30.10.2019
Бу көнне укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре көчен-куәтен, җитезлеген сынады. Спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе, командаларның аркан тартышуы булды. Укытучы, тәрбиячеләрнең шулкадәр бирелеп аркан тартуы, бер-берсенә көч-дәрт биреп торуларын күзәтү үзе бер тамаша булды. Төп белем мәктәпләре арасында укытучыларыбыз икенче урын алып кайттылар.
-
Уныш бәйрәме - 2019 28.10.2019
Көз көне мәктәптә уныш бәйрәме уздыру матур гадәткә әйләнде. Бу көнне табигать материалларыннан эшләнгән “Табигать hәм фантазия” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Мәктәп залы чәчәкләр, көзге яфраклар, кәрзингә салынган җиләк-җимеш, яшелчәләр белән бизәлде.
-
Татарча диктант - 2019 19.10.2019
Шубан төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән "Татарча диктант - 2019" акциясендә 39 кеше катнашты.
Лаеклы ялдагы мөгаллимнәребез: Сәгурә апа Хәйруллина, Әминә апа Мөхәммәтҗанова да парта арасына утырып, диктант яздылар.
-
Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды 17.10.2019
Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.
-
Олыласаң олыны олыларлар үзеңне! 08.10.2019
Әллә яшьлек, әллә аргамакла
Ташлап китте безне еракка.
Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве
Ишетелә кебек колакка.
Оча кебек кышкы бураннарда
Яшьлегебез аргамаклары.
Көлемсерәп еллар карап тора
Чаба-чаба арган атларны.
Гел маяклы юллар булмагандыр,
Йөргән булды кайчак адашып.
Әмма барыбер туган якка кайттык-
Булмый илне малга алмашып.
Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.
Аргамаклар белән җилдереп!
Тормыш йөген атлар урынына,
Без тарттык бит инде җигелеп.
-
Ветеран укытучыларны котлау. 05.10.2019
Тупланганнар еллар тәҗрибәсе,
Сырлар булып синең йөзеңә.
Озын гомер, сәламәтлек
Насыйп итсен Ходай үзеңә.
Авылымның олы мөгаллиме,
Йөрәккәен һаман ярсына.
Яшь буынның яшәү маягы син,
Бурычлылар Сезгә барсы да.
-
Укытучылар коне белэн!!! 05.10.2019
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.