Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
9 классларда тестированиеләр. 19.10.2013

17.10.2013.
9 классларда тестированиеләр.
9нчы сыйныф укучылары республика күләмендә уздырылучы математика, рус теле, татар теле фәннәреннән тестированиеләр эшләделәр.
-
Мәктәбебездә кунаклар. 18.10.2013

16.10.2013.
Мәктәбебездә кунаклар.
Мәктәбебездә Балтач авыл җирлегеннән ветераннар кунакта булып китте. Кунакларны башлангыч сыйныф укучылары шигырь сөйләп каршы алдылар. Аларны педагог- оештыручы Шәрәфиева Г.М. мәктәп белән таныштырды. Өлкәннәргә информатика укытучысы Ибраһимов А.В. 11нче сыйныф укучылары белән интерактив тактада эшләү алымнарын күрсәтте. Кунаклар мәктәбебезне бик ошатып киттеләр.
-
Ата-аналар университеты. 12.10.2013

11.10.2013.
Ата-аналар университеты.
Мәктәптә ата-аналар университеты үтте. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шакирова Л.М районда балалар арасында булган хокук бозулар , укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр турында сөйләде һәм әти-әниләргә киңәшләрен дә җиткерде.
-
“Наркотик – зур афәт” 12.10.2013

11.10.2013.
“Наркотик – зур афәт”
Ата-аналар каршында район социаль яклау бүлеге белгече наркотиклар һәм психоактив матдәләрнең организмга зыяны турында чыгыш ясады. Бик күп мәгълумат биргән һәм эчтәлекле бу чыгыш беркемне дә битараф калдырмады.
-
“Без наркотикларга каршы - сәламәт яшәү рәвеше яклы!” 11.10.2013

“Без наркотикларга каршы - сәламәт яшәү рәвеше яклы!”
Район «БУМ» балалар оешмасы члены, лидер укучы Корбангалиева Р.Ф. башлангыч сыйныф укучылары белән иртәнге зарядка уздыра.
-
“Без наркотикларга каршы!” 10.10.2013

“Без наркотикларга каршы!”
Мәктәптә “Без наркотикларга каршы!” айлыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галимова Г.Р. тәрбия сәгате уздырды.
-
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” 07.10.2013

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”
5 октябрь укытучылар көне уңаеннан мәктәптә укытучыларга багышлап зур концерт программасы тәкъдим ителде.
-
Өлкәннәр декадасы. 04.10.2013

3.10.2013.
Өлкәннәр декадасы.
Мәктәпкә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр килде. Алар өчен мәктәп укытучылары зур әзерлекле концерт куйдылар. Шулай ук бәйрәмдә 2 команда “Остазлар” һәм “Оныклар” арасында күңелле ярышлар да булып узды. Соңыннан бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итте.
-
“Укытучым, бәйрәм белән!” 04.10.2013

4.10.2013.
“Укытучым, бәйрәм белән!”
Укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләп Һәр сыйныф котлау әзерләде.
-
“Эх,яшь чаклар, яшь чаклар!» 04.10.2013

“Эх,яшь чаклар, яшь чаклар!»
Укытучылар бәйрәме уңаеннан мәктәп фоесында укытучыларның балачаклары фотосыннан күргәзмә ясалды. Бу укытучыларның барысын да таныган укучыларга призлар биреләчәк. Күргәзмә укучылар өчен дә, укытучыларга да бик ошады.














