Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Лидер булу җиңелме? 15.04.2013

13.04.2013. Лидер булу җиңелме?
Мәктәбебезнең лидеры Корбангалиева Рания Салавыч мәктәбе каршында үткән “Лидерлар лагере”нда булып кайтты. Алар бик күп төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашып, үз сәләтләрен ачтылар, белемнәрен күрсәттеләр.
-
”Чәчәкләр бәйрәме” 14.04.2013

12.04 2013. ”Чәчәкләр бәйрәме”
Башлангыч сыйныф укытучысы Газимова Л.Р. укучылар өчен “Чәчәкләр бәйрәме” үткәрде. Бәйрәмдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәм чарасы барыбыз өчен дә файдалы һәм кызыклы булды.
-
Башлангыч класслар атналыгы. 10.04.2013

9.04.2013. Башлангыч класслар атналыгы.
Мәктәптә “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” башланды. Исмагилова Р.З укучылар белән “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде. Балалар әйләнә-тирәбездәге кошлар белән таныштылар, командаларга бүленеп, кошлар турында кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр
-
Су – яшәү чыганагы. 10.04.2013

10.04.2013. Су – яшәү чыганагы.
Башлангыч сыйныф укытучысы Ибраһимова Д.М. укучылар өчен “Су – яшәү чыганагы” дигән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга аңлаешлы тел белән укытучы суның файдасы, әһәмияте турында сөйләде. Тәрбия сәгате файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Табигать уяна! 09.04.2013

8.04.2013. Табигать уяна!
4нче сыйныф укучылары укытучы Шарафиева Г.М.белән язгы табигатькә экскурсиягә бардылар. Алар табигатьне, кошларны күзәттеләр, елгада боз агуын карадылар. Экскурсия күңелле үтте.
-
Хуш киләсез, кошкайлар! 30.03.2013

28.03.2013. Хуш киләсез, кошкайлар!
Каникул чорында укучылар “Сыерчык оялары” бәйгесендә катнаштылар. Яхшы дип саналган сыерчык оялары район конкурсына тәкъдим ителде.
-
Мәктәптә ремонт эшләре. 30.03.2013

29.03.2013. Мәктәптә ремонт эшләре.
Каникул чорында мәктәптә ремонт эшләре бар көченә барды. Укытучылар да бу эшләрдә актив катнаштылар.
-
Каюм Насыйри укулары 27.03.2013

26.03.2013. Каюм Насыйри укулары
11 нче сыйныф укучысы Ибраһимова Динәрә Каюм Насыйри исемендәге ХI Регионара фәнни – эзләнү укуларында катнашып, II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – тарих укытучысы Габдрахманова Илдария Барый кызы.
-
Фәнни-гамәли конференциядә. 25.03.2013

24.03.2013. Фәнни-гамәли конференциядә.
Мәктәбебез укучылары республика күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ һәм “Чын мирас” журналы редакциясе уздырган конференциядә Ибраһимова Динәрә – II урынга, Рамазанов Дилүс һәм Рамазанова Гөлчәчәк – III урынга, Шиһапова Миләүшә - катнашучы грамотасына лаек булдылар
-
“Су көне”. 22.03.2013

21.03.2013. “Су көне”.
22 март – су көне. Шул уңайдан география укытучысы Набиуллин А.Г. 7-8 сыйныф укучылары белән тәрбия дәресе үткәрде.














