Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Мини футбол
10.11.2013
көзге каникул көннәрендә мәктәбебезнең кызлар футбол командасы мини футбол ярышында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
“Парклар маршы” 02.11.2013

“Парклар маршы” 9 класс укучысы Бәйрәмов Рәнис “Парклар маршы-2013” конкурсының республика туры җиңүчесе булды. Татарстан республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләгенә ия булды. Җитәкчесе: Бәйрәмова Тәхүрә Зиятдиновна.
-
Мәктәптә уңыш бәйрәмнәре 02.11.2013

Мәктәптә уңыш бәйрәмнәре
Мәктәбебездә шаулап-гөрләп уңыш бәйрәмнәре узды. 30 октябрь: 1-4 сыйныфлар өчен “Көзсылу бездә кунакта” кичәсе, 8-11 сыйныфлар өчен “Көзге бал” уздырылды. 1 ноябрь: 5-7 сыйныфлар өчен “Туган җир” тапшыруы булды.
-
“Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы 02.11.2013

“Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы
Җырчы кызларыбыз Рахматуллина Алинә, Зыятдинова Гөлүзә Сара Садыйкованың тууына 107 ел тулу уңаеннан уздырылган фестиваль-конкурста катнашып уңышлы чыгыш ясадылар һәм ТР мәгариф һәм фән министрының, ТР композиторлар берлегенең дипломына ия булдылар. Җитәкчеләре Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна.
-
Безнең спортчылар! 29.10.2013

Безнең спортчылар!
11 сыйныф укучылары спорт ярышларында зур уңышларга ирештеләр. Рамазанов Дилүс Зәкиев Б.М. истәлегенә үткәрелгән татарча көрәш ярышында 65 кг авырлыкта I урынны яулады. Корбангалиева Раилә Республика күләмендә үткәрелгән армспорт ярышында 55 кг га кадәр авырлыкта III урынны алды. Әфәрин, Дилүс һәм Раилә! Без сезнең белән горурланабыз.
-
Театрга сәяхәт! 29.10.2013

Театрга сәяхәт!
Укучыларыбыз Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры куйган “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карарга бардылар. Спектакль балаларга бик ошады.
-
Корбан ашы. 26.10.2013

Корбан ашы.
Җомга көнне мәктәптә корбан ашы үткәрелде. Башта Түнтәр мәчете имамы Гомәр хәзрәт вәгазь сөйләде, аннары барысы да корбан ашы белән сыйландылар.
-
“Уңыш бәйрәме”нә әзерләнәбез 25.10.2013

“Уңыш бәйрәме”нә әзерләнәбез
Мәктәптә барлык сыйныфлар “Көзге бал”, “Уңыш бәйрәме” кичәләренә әзерлек алып баралар. Җырлар, биюләр, чыгышлар өйрәнәләр. Табигый материаллардан аппликацияләр ясау конкурсына 1 сыйныф укучылары бик теләп әзерләнәләр.
-
Армспорт ярышы 23.10.2013

Армспорт ярышы
“Кама” хуҗалыгы уздырган армспорт ярышларыннан 1996-97 елгы укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайттылар. Үз үлчәү авырлыкларында 11сыйныф укучылары Асхадуллин Илназ 3 урын, Шакиров Ранис 3 урын, Корбангалиева Раилә 1 урын алды. Җитәкчеләре: Константинов А.Н.
-
Көзге өмә 23.10.2013

Көзге өмә
Мәктәп күләмендә көзге өмә үтте. Өмәдә барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр тырышып эшләделәр.














