Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Китап белем чишмәсе” 05.12.2013

4.12.1013
“Китап белем чишмәсе”
“Башлангыч сыйныфлар” атналыгы барышында укытучы Ибраһимова Д.М. түбән класслар өчен “Китап – белем чишмәсе” дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Укучылар өчен бу класс сәгате файдалы һәм кызыклы булды.
-
Информатика олимпиадасы. 05.12.2013

Информатика олимпиадасы.
Информатика буенча район олимпиадасында 9нчы сыйныф укучысы Хакимова Фәнзилә 1 урын яулады. Укытучысы: Ибраһимов Айзат Василович. Киләчәктә дә уңышлар елмайсын дигән теләктә калабыз!
-
“Әниләр бәйрәме” 03.12.2013

3.12.2013.
-
Информацион стенд 02.12.2013

Информацион стенд
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап мәктәптә эш барышын яктыртып баручы стенд эшләнде. Укучылар аннан сугыш чорындагы авылдашлар турында күп мәгълүмәт туплый алалар.
-
“Хәтер китабы”на материаллар туплыйбыз. 30.11.2013

“Хәтер китабы”на материаллар туплыйбыз.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тыл ветераннарының исемлеге белән “Хәтер китабы” чыгычык. Укучылар тыл ветераннарының өйләрендә булып истәлекләрен тыңлыйлар, язып алалар. Бу атнада 11 сыйныф укучылары Заһретдинова Гарифәбану апада булдылар.
-
“Салым нәрсә ул?” 26.11.2013

“Салым нәрсә ул?”
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Исмәгыйлева Рәйханә Зөфәровна 1-4 сыйныфлар өчен салым турында класс сәгате уздырды. Анда балалар салымның төрләре белән таныштылар. Ахырдан аның яхшымы-начармы икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
“Хәлең ничек, ветеран!” 25.11.2013

“Хәлең ничек, ветеран!”
Җиңүнең 70 еллыгына карата чаралар дәвам итә. Укучылар тыл ветераннарының өйләрендә булып истәлекләрен тыңлыйлар, язып алалар. Бу атнада 5 сыйныф укучылары Закирова Әминә һәм Вәлиева Маһирә апаларга бардылар.
-
Әниләр көне 25.11.2013

Әниләр көне
24 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан мәктәптә 1-7 сыйныф укучыларының әниләре өчен зур бәйрәм уздырдык. Әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт куйдык, 1-3 класслар “Койрыклар” , 5-7 класслар “Беренче театр” спектаклен күрсәттеләр. Әниләребез чәй өстәле артында сыйланып, мәктәптән яхшы кәеф белән таралдылар.
-
Салым органы хезмәткәрләре көне. 22.11.2013

21.11.2013.
Салым органы хезмәткәрләре көне.
Салым органы хезмәткәрләре көне уңаеннан, мәктәптә салым турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан, тарих укытучысы Галимова Г.Р. югары сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучылар дәрестә салым түләүнең тарихы, аның төрләре, хәзерге чорда салым буенча үткәрелгән реформалар белән таныштылар.
-
“Укучыларга юридик ярдәм” 22.11.2013

21.11.12.
“Укучыларга юридик ярдәм”
“Укучыларга юридик ярдәм” акциясе кысаларында районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче полиция инспекторы Шакирова Л.М. 5-8 нче сыйныф укучылары белән очрашып, әңгәмә үткәрде, укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.














