Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 12.04.2013

Бүген 7 – 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләргә «Без талантлар эзлибез» иҗат бәйгесенең дәвамы тәкъдим ителде.
-
«Без талантлар эзлибез» 11.04.2013

Бүген кичен «Без талантлар эзлибез» исеме астында 1-6 нчы сыйныф укучыларының иҗат бәйгесе үткәрелде. Тамашага барлык укучыларның да әти-әниләре килгән иде. Алар, улларының һәм кызларының талантларын күреп, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Дүртенчеләр көне 10.04.2013

Бүген бездә «Дүртенчеләр» көне.
-
Укучылар җыелышы
08.04.2013
Бүгенге укучылар җыелышында III чирек дәвамында ирешкән уӊышларга нәтиҗә ясалды: югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга һәм укучыларга мактау грамоталары, дипломнар тапшырылды. Классларныӊ «Гыйлем» клубы активы алдына фән нигезләрен үзләштерүдә сыйфат өчен көрәшү бурычы куелды.
-
Интернет тестлар 08.04.2013

ЕГЭ һәм ГИА га әзерләнү максатыннан, Казан Федераль Университеты 9,11 нче сыйныфлар өчен онлайн тестлар үткәрә. Бүген 9 нчы сыйныфлар рус теленнән тест үтсәләр, 10 нчы апрель көнне математикадан сынау үтәчәкләр.
-
Кошларга булышыйк! 03.04.2013

Мәктәбебездә иӊ яхшы сыерчык оясына конкурс оештырылды.
-
Ломоносов укулары 29.03.2013

Чаллы шәһәрендә, 5-8 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелүче IV республикакүләм «Ломоносов укулары» фәнни-практик конференциясендә катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Габделганиева Гөлинә (җитәкче: Фәрзиева А.Г.) III дәрәҗә дипломга, ә 7 нче сыйныф укучысы Якупов Рәдис (җитәкче: Федрова Э.В.) «Тикшеренүдәге үзенчәлекле алым» номинациясендә мактау грамотасына лаек булдылар.
-
Тәртип бозуларны кисәтү буенча профилактик отрядлар
28.03.2013
28 нче март көнне районыбызда тәртип бозуларны кисәтү буенча профилактик отрядлар арасында конкурслар булып үтте. Мәктәбебезнеӊ «Иминлек отряды» ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясап, III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
«Созвездие-Йолдызлык» 26.03.2013

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленеӊ республика зона этабында мәктәбебезнеӊ «Стиль» бию төркеме «Кытай гүзәлләре» һәм «Эх, кызлар» биюләре белән чыгыш ясап, III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
Урман дәресләре 21.03.2013

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән, урман хуҗалыгы Министрлыгы, Балтач районы башкарма комитетыныӊ мәгариф идарәсе хаты нигезендә мәктәптә «Урман көне» үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Латыйпова С.Р., өстәмә белем бирү педагогы Фәрзиева А.Г., химия – биология укытучылары Бариева Р.Г., Яппаров И.В. дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Чараларда Балтач урман хуҗалыгыныӊ дәүләт инспекторлары Хаҗиев Рамил Камилевич һәм Гарифуллин Наил Райханович катнашты.












