Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Экология дәресләре 15.05.2013

Бүген мәктәбебездә экология дәресләре үткәрелде. Бу дәресләрне 1 – 4 нче сыйныфлар өчен Габделхакова Һиндия Мансуровна, 5 – 8 өчен биология укытучысы Яппаров Илдар Вазыйхович, 9 – 11 нче сыйныф укучылары белән биология һәм химия укытучысы Бариева Резеда Габделхаковна үткәрделәр.
-
Универсиада дәресе 15.05.2013

Бүген физкультура укытучылары Гилязов Ранил Фәритович һәм Латыйпов Рәсим Кадимович универсиада дәресләре үткәрделәр.
-
Универсиада 2013 15.05.2013

Төрледән-төрле чараларга бай булды бүгенге көн: «Универсиаданы каршылап» темасына дәресләр үткәрелде, 1-4 сыйныфлар арасында «Күңелле стартлар», ә югары сыйныфларда эстафета уеннары чын бәйрәм төсмере алды.
-
Туризм 14.05.2013

Бүген укучыларыбыз Салавыч – Чепья маршруты буенча туризмга киттеләр.
-
9 май-Җиңү бәйрәме 08.05.2013

9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан авылыбызда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан алып барылып укучыларның, авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.
-
Иҗат-отчет концерты 07.05.2013

Бүген мәктәп коллективының «Энҗе бөртекләре» дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булып үтте.
Тырышып укып, фән нигезләрен кыю үзләштереп, республика, район олимпиадаларында, конкурс-чараларда катнашып, матур күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз, укытучылар, гаиләләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде һәм спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр алды.
-
Шушма елгасы буен чистарту. 04.05.2013

Табигатьне саклау – безнеӊ изге бурычыбыз. Шул максаттан 5,6,7 нче сыйныф укучылары тарафыннан Шушма елгасы буена өмә оештырылды.
-
«Наглядная школа» интерактив укыту кулланмалары 30.04.2013

25 нче апрельдән мәктәптә, «Наглядная школа» интерактив укыту кулланмаларын укыту-тәрбия процессында гамәлгә кертү буенча, федераль эксперимент башланды.
-
30 нчы апрель – янгын сүндерүчеләр көне. 30.04.2013

30 нчы апрель – янгын сүндерүчеләр көне. Шул уӊайдан классларда «Ут дус та, дошман да!», «Шырпы – уенчык түгел», «Бурдан кала уттан калмый», «Берегись – огонь!», «Огонь – это символ, враг, друг» һ.б. темаларына тәрбия сәгатьләре, өйрәтү максатыннан уздырыла торган эвакуация үткәрелде. Ә аннан соң укучылар Яӊгул янгын бүлекчәсе җитәкчесе Гыйльманов Нияз Шамилевич белән очраштылар.
-
Парламент дәресләре 27.04.2013

27 апрель – Россия парламентаризмы көне. Быел ул беренче тапкыр билгеләп үтелә. Шул унайдан 22 - 27 апрель көннәрендә республикабыз мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Бу дәресләрне мәктәптә 24 нче апрель көнне 1 – 4 сйныфлар өчен Габделхакова Һиндия Мансуровна, 5 – 8, 9 – 11 нче сыйныф укучылары белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нәкыйпов Айдар Рафаэлевич үткәрде.












