МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Грант җиңүчеләре 13.09.2021

-
Белем көне.1 снтября - День Знаний. 01.09.2021

-
Открытие центра "Точка роста" 01.09.2021

-
На секции учителей иностраного языка рабочим языком был английский 20.08.2021

-
Секционное заседание учителей на свежем воздухе 20.08.2021

- «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү» гранты 19.08.2021
-
Милли мәгариф буенча секция утырышы 29.06.2021

Милли мәгариф буенча секция утырышы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 28 июнендә «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак тел күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы Балтач районында үткәрелде. Секция эшендә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кеше катнашты. Чара муниципаль мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен тел күптөрлелеге өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин, Татарстан Республикасы Президенты Департаментының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Д.М.Мостафин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм Россия Федерациясе субъектларының мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре чыгышлары тәкъдим ителде.
Пленар утырыштан соң конференция эшендә катнашучылар Балтач районының мәгариф оешмаларында-Балтач мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Карадуган гимназиясендә, Карадуган балалар бакчасында, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 5 нче санлы балалар бакчасында, Норма урта гомуми белем мәктәбендә, Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбендә, Бөрбаш балалар бакчасында, Чепья урта гомуми белем мәктәбендә, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбендә милли мәгариф юнәлешендәге эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
-
Об открытие дежурных групп
30.04.2021
Об открытие дежурных групп
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләре 23.04.2021

Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләре
23 нче апрельдә Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннеханов катнашында узган тантаналы чарада татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Призерлар исемлегендә районыбыз укучылары да бар. Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Г. И.), Куныр мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Юнысова Зилия (укытучысы Саттарова Ә. Р.), Карадуган гимназиясенең 8 нче сыйныфы укучысы Абдуллина Рәйсә (укытучысы Гарифуллина Э. М.) призерлар булдылар. Кызлар Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
23 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр 23.04.2021

23 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
23 нче апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уздырылган «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Балтач районыннан 19 укучы катнашты. «Яшь шагыйрь», «Яшь прозаик», «Яшь журналист», «Яшь драматург» номинацияләрендә Түнтәр мәктәбеннән Әхмәдиева Гөлназ – 1нче, Иванова Эльвина - 2 нче, Нәкыйпова Нәргизә – 1 нче, Нөнәгәр мәктәбеннән Гафиуллина Ландыш – 3 нче, Гыйльфанов Вильназ -1 нче, Норма мәктәбеннән Сабирова Әдилә – 3 нче, Чепья мәктәбеннән Рәхмәтуллина Әдинә – 3 нче, Карадуган гимназиясеннән Галиәхмәтова Регина – 1 нче урыннар алдылар. Салавыч күппрофильле лицее филиалы-Салавыч Сәрдегәне башлангыч мәктәбеннән Каюмова Әнисә «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнде. Әлеге укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде.
Нөнәгәр мәктәбеннән Абдуллина Айсылу, Галимуллин Нуршат, Гарифуллина Айгөл, Мәҗитова Гүзәл, Түнтәр мәктәбеннән Фазылҗанова Зилинә, Куныр мәктәбеннән Бариева Римма, Карадуган гимназиясеннән Хөсәенова Айзилә, Шубан мәктәбеннән Закирова Зөбәрҗәт, Бөрбаш мәктәбеннән Гарифуллина Хәния, Субаш мәктәбеннән Гыйльманова Зәлидә бәйгенең лауреатлары исеменә лаек булдылар.







