МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
25, 26 марта 2025 года на базе пункта проведения экзамена №2101 (МБОУ «Балтасинская СОШ») прошли диагностические тестирования в формате ЕГЭ по предметам по выбору. 27.03.2025

25, 26 марта 2025 года на базе пункта проведения экзамена №2101 (МБОУ «Балтасинская СОШ») прошли диагностические тестирования в формате ЕГЭ по предметам по выбору. Всего приняли участие 116 обучающихся из 11 классов района.
27 марта муниципальная комиссия проверит работы участников.
-
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесе 22.03.2025

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесе
21 нче март көнне Казан шәһәренең «Әкият» курчак театры бинасында “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенә йомгак ясадылар. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабында Балтач мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы катнашты. Күп сынаулардан торган бу катлаулы этапта Россия төбәкләреннән, республика районнарыннан барлыгы 31 укытучы көч сынашты. 4 көн дәвамында укытучылар Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясе укучылары белән сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрделәр, мастер-классларын һәм методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге тантаналы чарада Гүзәлия Мөхәммәт кызы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең «Күңелем игелектә» номинациясендә җиңү яулады. Аңа Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы һәм бүләге тапшырылды. Гүзәлия Мөхәммәт кызын конкурстагы лаеклы чыгышы белән котлыйбыз, җаваплы хезмәтендә уңышлы алымнар, яңа ижади ачышлар телибез!
-
Норма урта мәктәбе базасында “Башлангыч сыйныфларда Россиянең традицион рухи кыйммәтләренә тарту чарасы буларак “Минем беренче проектларым” уку-методик комплексын тәрбия юнәлешендә куллану” темасына башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинары узды. 17.03.2025

-
18 февраль көнне Куныр урта мәктәбе базасында “Башлангыч сыйныфларда дәресләрдә стандарт булмаган формалар куллану” темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды 20.02.2025

18 февраль көнне Куныр урта мәктәбе базасында “Башлангыч сыйныфларда дәресләрдә стандарт булмаган формалар куллану” темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды. 2 сыйныфларда Сөләйманова И.К. әйләнә-тирә дөнья фәненнән - “Сәламәтлек һәм куркынычсызлык” темасына, 4 сыйныфларда Гайсина Р.Г. татар теленнән -“Сүз төркеме-сан” темасына, 3 сыйныфларда Гафиуллина Л.Н. математикадан - “Таблицада һәм таблицадан тыш тапкырлау һәм бүлү очраклары” темасына, 1,2 сыйныфларда Сөләйманов Р.В. физкультурадан – “ГТО таләпләре буенча күнегүләр башкарырга әзерлек” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы Гарифуллина Ф.В. тарафыннан әзерләнгән мастер-класста автив катнаштылар. Мәктәптәге “Авыл тарихы” музеена сәяхәт кылдылар. 1-4 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Үзе татлы, үзе рәхәт балачак” кичәсе дә укытучылар күңеленә хуш килде. Семинар эшенә район укытучылары тарафыннан уңай бәя бирелде.
-
13 нче февраль көнне Шубан төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ районара семинары оештырылды. Семинарда район мәгариф оешмаларыныӊ һәм Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. 17.02.2025

13 нче февраль көнне Шубан төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ районара семинары оештырылды. Семинарда район мәгариф оешмаларыныӊ һәм Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. “Туган тел дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү” темасына үткәрелгән семинарда Шубан мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы ачык дәрес һәм «Ватанны саклаучылар елы» һәм герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 еллыгына багышланган ачык чара тәкъдим итте, “Муса Җәлил образы аша Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү” темасына чыгыш ясады. Ветеран укытучы, дәреслекләр авторы, журналист, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының урындагы җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәр кызы Карадугандагы Муса Җәлил музееның барлыкка килү тарихын сөйләде. Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды. Семинарда катнашучылар мәгариф оешмасыныӊ милли мәгариф һәм тәрбия юнәлешенә югары бәя бирделәр.
-
На базе МБОУ «Балтасинская СОШ», МБОУ «Янгуловская СОШ», МБОУ «Смаильская СОШ» Балтасинского муниципального района прошла региональная акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!»
17.02.2025
На базе МБОУ «Балтасинская СОШ», МБОУ «Янгуловская СОШ», МБОУ «Смаильская СОШ» Балтасинского муниципального района прошла региональная акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!» для обучающихся 10-11 классов. Цель акции: повышение уровня психологической готовности к экзаменам выпускников 2024-2025 учебного года.
#образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
#УправлениеобразованияБалтасинскогоРИКРТ
-
2025 елның 27 гыйнварыннан 17 февраленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы уза, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр – Татарстан Республикасы районнарыннан 53 педагог катнаша. 10.02.2025

2025 елның 27 гыйнварыннан 17 февраленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы уза, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр – Татарстан Республикасы районнарыннан 53 педагог катнаша.
Конкурс 8 зонада уза: Азнакай, Нурлат, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Балык Бистәсе, Тәтеш, Яшел Үзән.
6 нчы февраль көнне Кукмара шәһәрендә бәйгенеӊ чираттагы зона этабы узды. Балтач урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Балтач, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре сайлап алган сыйныфта дәрес күрсәттеләр һәм һөнәри осталык дәресләрендә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган катнашучылар йомгаклау этабында көч сынашачак, ул 2025 елның 17-22 мартында узачак. Гүзәлия Мөхәммәт кызына уңышлар телибез!
-
Акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!» 04.02.2025

Акция «Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!»
-
МКУ «Управление образования» совместно с МБУДО «ЦВР» 30 января 2025г. на базе МЦ «Хыял» провели торжественное вручение мячей руководителям команд Чемпионата Школьной баскетбольной лиги "КЭС-БАСКЕТ". 31.01.2025

МКУ «Управление образования» совместно с МБУДО «ЦВР» 30 января 2025г. на базе МЦ «Хыял» провели торжественное вручение мячей руководителям команд Чемпионата Школьной баскетбольной лиги "КЭС-БАСКЕТ". Также для руководителей были проведены мероприятия: совместно с МБУ «Балтасинский центр Форпост» соревнования по стрельбе из пневматической винтовки в рамках Года защитника Отечества, а также сотрудниками МЦ «Хыял» была проведена интеллектуальная игра «Где логика»
- Ресурсный центр (ЕГЭ) 15.01.2025







