МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
2024 елның 24 апрелендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, яшь шагыйрьләр һәм язучыларның “Илһам” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте
Опубликовано: 27.04.20242024 елның 24 апрелендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, яшь шагыйрьләр һәм язучыларның “Илһам” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Конкурсның февраль-март айларында барган беренче этабында 600 дән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең субъектларыннан укучылар бар иде. Март аенда Республиканың Чистай, Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Мөслим шәһәрләрендә, жюри членнары, конкурсның беренче этабында җиңү яулаган 300 бала иҗатын бәяләде.
Бүләкләү көнендә укучылар мастер-классларда катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Поэзия, проза, драматургия, журналистика номинацияләрендә Шубан мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Кадырова Назилә 1 нче, Норма мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Сабирова Әдилә 1 нче, Нөнәгәр мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Нотфуллина Ильнара 2 нче, 11 нче сыйныфы укучысы Гафиуллина Ландыш 3 нче урыннар алдылар. Кенә мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Багавиева Ландыш, Карадуган гимназиясенеӊ 7 нче сыйныфы укучысы Салахова Нәсимә «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнделәр.
К списку новостей