МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Достижения обучающихся на научно-практических конференциях 27.04.2016

Достижения обучающихся на научно-практических конференциях
В конце марта 2016 года в г.Казань прошла I Всероссийская (XVII Поволжская) научная конференция учащихся имени Н.И. Лобачевского. Учащиеся 10 класса МБОУ "Нуринерская СОШ" Закирова Ильзира и Галимуллина Гульзия успешно выступили на секции "Сравнительное и сопоставительное изучение литератур" и были награждены дипломом III степени. Научный руководитель девочек - учитель русского языка и литературы Самигуллина Альфинур Хафизовна.
23 апреля на базе МБОУ "Гимназия №7" г.Казани прошла ХIV Республиканская научно-практическая конференция имени Л.Н.Толстого. Из нашего района на конференции приняли участие 6 обучающихся. Призерами стали ученица 10 класса МБОУ "Балтасинская гимназия" Хайруллина Гузель (учитель Шакирзянова Райса Ильгизовна), ученица 6 класса МБОУ "Балтасинская СОШ" Шакирзянова Айзиля (учитель- Шакирова Алия Ханафиевна).
Поздравляем всех участников и подготовивших их учителей!
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада 26.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада
22 нче апрель көнне Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасы уздырылды .
Олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла.
Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган.
Олимпиаданың беренче туры читтән торып, КФУ сайтында интернет-тест формасында, узган елның 7-21 декабрендә уздырылды. Быелгы олимпиадада Россиянең 37 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 12 меңләп кеше катнашкан.
Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше 19-22 апрель көннәренә бәйгенең Казандагы йомгаклау этабына чакыру алды.
Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан гыйбарәт: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәүне күз алдында тоткан интеллектуаль һәм үзләренең тәҗрибәләрен, казанышлары белән уртаклашуга, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрен тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән.
Катнашучыларның эшләренә, чыгышларына КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәяләгән.
Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Аерым алганда, аларга Казан буенча экскурсия оештырылган, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр күрсәтелгән. Моннан тыш, олимпиадага килгән укучылар “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә дә катнашканнар.
Безнең районнан әлеге чарада Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбеннән 6 укучы: Леонтьев Андрей, Габделганиева Ильсинә, Газизуллина Динә, Низамова Мәликә, Сәгыйтова Гүзәл, Насырова Фатыйма катнашты. Балтач мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Насырова Фатыйма «Г. Тукай иҗатын иң яхшы белүче» номинациясендә җиңүче булып танылды. Укытучысы-Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы.
-
Тукай эзләре буйлап 25.04.2016

Тукай эзләре буйлап
Казанның Кабан артындагы тарихи-мәдәни тыюлык биләмәсендә XIX йөзнең кабатланмас гүзәл архитектура истәлеге булган бер йорт бар. Халыкта аны “Шамил йорты” дип йөртәләр.Биредә 1986 нчы елдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан ачылган әдәби музей эшли.
19 нчы апрель көнне Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән төрле бәйге, олимпиадаларда катнашкан, җиңгән укучылары әлеге музейда булды. Монда алар Тукай турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Иң истә калганы, мөгаен, шагыйрьдән сакланып калган уникаль экспонатлар: юл кәрзине, карандашлар савыты, җиң каптырмалары, керәч тартмачык, түбәтәй булгандыр.
Укучылар Иске татар бистәсенә дә сәяхәт кылды. Апанаев йорты, шагыйрь яшәгән “Болгар” кунакханәсе, Мәрҗәни мәчете, остаханәләр белән танышу Тукай яшәгән чорны күзалларга ярдәм итте. Бу сәяхәттән алган белемнәре аларга киләчәктә зур ярдәм булсын иде.
-
Обучающий семинар для организаторов ЕГЭ в ППЭ 20.04.2016

Обучающий семинар для организаторов ЕГЭ в ППЭ
20 апреля на базе МБОУ "Балтасинская СОШ" методисты управления образования, привлекаемые в качестве руководителей пункта проведения ЕГЭ, провели обучающий семинар для организаторов ЕГЭ в ППЭ. В этом году обучение организаторов проводится по отдельной образовательной программе, в которую включены входное тестирование, обучение, заочное обучение, итоговое тестирование организаторов ЕГЭ. Учителя, привлекаемые на ЕГЭ в качестве организаторов, на семинаре ознакомились с основными понятиями ГИА-11, нормативными правовыми актами, регламентирующими проведение ГИА, организацией и проведением ЕГЭ в ППЭ, экзаменационными материалами в ППЭ, используемыми для проведения ГИА, с порядком заполнения форм ППЭ, организацией печати КИМ в аудиториях ППЭ, организацией и проведением ЕГЭ по иностранным языкам, особенностями организации и проведения ГВЭ, о необходимости соблюдения антитеррористической и противопожарной безопасности в ППЭ, соблюдения работниками ППЭ морально-этических норм при проведении ГИА, об ответственности за нарушение правил ЕГЭ в ППЭ.
22 апреля по итогам обучения и самостоятельного изучения материалов электронного ресурса пройдут итоговый контроль в форме тестирования.
-
Татар теленнән бердәм республика тестлары турында 20.04.2016

Татар теленнән бердәм республика тестлары турында
25 нче апрель көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары татар теленнән бердәм республика тестлары тапшырачак. Балтач гимназиясе һәм Чепья мәктәпләре Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы белән тестларны тапшыру пунктлары итеп билгеләнде. Тестларны башкару вакыты 2 сәгать 30 минут. Татар теленнән бердәм республика тесты, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан, татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен үткәрелә.
Укучылар үзләре укыган програмалар нигезендә тестларны 4 төрле юнәлешкә бүленеп эшлиләр: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен һәм удмурт, мари телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен.
Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән биремнәр белән, махсус бланкларда башкарыла. Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла. Бердәм республика тесты нәтиҗәләре беркетмә ярдәмендә теркәлә һәм муниципаль мәгариф идарәләренә җибәрелә. Укучыларга бердәм республика тестының нәтиҗәләре теркәлгән сертификат тапшырылачак.
-
Тукай дәресе 20.04.2016

-
«Шигырь уку » бәйгесе 20.04.2016

19 нчы апрельдә Балтач мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан 5-6нчы сыйныф укучылары арасында «Шигырь уку » бәйгесе уздырылды .
-
Финал республиканского конкурса «Воспитатель года-2016» стартует в Казани 19.04.2016

-
Созвездие -Йолдызлык XVI фестивале 18.04.2016

3нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе Федорова Елизавета Макаровна җитәкчелегендә “Непоседы” бию түгәрәге эшләп килә. Аларның уңышлары Балтачыбыз төбәген куандырып тора. Күптән түгел Кукмара төбәгендә үткәрелгән Республиканың Созвездие -Йолдызлык XVI фестивалендә катнашып “Непоседы” төркеме катнашучы дипломына лаек булды. Шулай ук 17 апрельдә Регионара Малмыж шәһәрендә С.Б. Сахаров призына үткәрелгән “Созвездие” конкурсында шушы төркемнең чыгышына бик зур бәя бирелде. “Непоседы” бию төркеме III дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды. Афәрин балалар, без булдырабыз!!!
-
Семинар
18.04.2016
18 нче апрель көнне Балтач мәктәбендә, 9 нчы сыйныфларда бердәм республика тестларын уздыруга әзерлек максатыннан, имтиханны оештыручылар өчен семинар оештырылды.







