МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
12-14 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә туган (удмурт, мари, чуваш, мордва) телләрдән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде 15.12.2016

12-14 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә туган (удмурт, мари, чуваш, мордва) телләрдән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Безнең районның Урта Көшкәт мәктәбеннән Петрова Алина, Кече Лызи мәктәбеннән Калинина Алина удмурт теленнән республика этабында беренче урын яуладылар. Урта Көшкәт мәктәбеннән Исаева Диана удмурт теленнән, Чепья мәктәбеннән Соловьев Игорь мари теленнән республика олимпиадасы призерлары дипломнарына лаек булдылар. Укытучылары: Урта Көшкәт мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Мария Петровна, Кече Лызи мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Антонова Наталия Львовна, Чепья мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Надежда Анатольевна.
Җиңүче булып кайткан укучылар- Урта Көшкәт мәктәбеннән Петрова Алина, Кече Лызи мәктәбеннән Калинина Алина январь аенда Ижевск шәһәрендә үтәчәк регионара олимпиадада катнашу хокукы алдылар. Кызларга уңышлар телибез!
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 12.12.2016

12 нче декабрьдә Норма урта гомуми белем мәктәбендә «Мәгарифне үзгәртеп кору шартларында системалы-эшчәнлекле укыту-универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үткәрелде.
-
Республиканский этап конкурса "Лучший урок письма-2016"
08.12.2016
Республиканский этап конкурса "Лучший урок письма-2016"
УФПС «Татарстан почтасы» подвел итоги республиканского этапа Всероссийского конкурса «Лучший урок письма – 2016». Среди победителей и финалистов есть и школьники Балтасинского района.
Галимуллина Ильвира- выпускница МБОУ "Пижмаринская ООШ" заняла 1 место на республиканском этапе конкурса в номинации "Мое любимое кино", Сидорова Татьяна- ученица МБОУ "Балтасинская гимназия" награждена Благодарностью за конкурсную работу в номинации "Горячее сердце: поколение неравнодушных". Девочки получили ценные призы и памятные подарки от УФПС «Татарстан почтасы».
-
Нонэгэр урта мэктэбе базасында данлыклы пионервожатый Фэрт Гыйлмановнын тууына 90 ел унаеннан пионер сборы уткэрелде. 02.12.2016

Нонэгэр урта мэктэбе базасында данлыклы пионервожатый Фэрт Гыйлмановнын тууына 90 ел унаеннан пионер сборы уткэрелде. Чарага район мәктәпләренең педагог –оештыручылары чакырулы иде. Бәйрәм залына алар нәкъ пионерларча горур атлап, кызыл галсткулардан килеп керде. Чара барышында Фәрт Гыйльмановның тормыш юлы, иҗаты, пионерия тарихына керткән өлеше хакында сөйләнде.
– Фәрт Гыйльманов — үзе белән эшләгән һәр пионервожатыйның, һәр пионерның күңелендә иң якты истәлекләр калдырган, тәрбия өлкәсендә гаҗәп зур изге һәм кыйммәтле эшләр башкарган зур хәрефле ПИОНЕР ул! –дип зур горурлык хисләре белән сөйләде нөнәгәрлеләр.
Күпкырлы талант иясе, сугышта күрсәтелгән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Ф.Гыйльманов үзенең бөтен көчен һәм сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлый. Чепья урта мәктәбендә җыр-бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, алар белән үзе җитәкчелек итә. Тиешле тематик костюмнарны, сәхнә бизәлешләрен үзе тегә, үзе хәзерли. Бәйрәмне үткәрү планын да үзе яза торган була.
– Чепья мәктәбенең җыр-бию композицияләренең район, республика сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясавы, Балтач белән чиктәш Киров өлкәсе һәм Мари Иле Республикасы пионерлары өчен “Дуслык учагы” кабыну – барысы да Фәрт Гыйльмановның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. «РСФСРның мәгариф отличнигы», Татарстанның атказанган укытучысы Фәрт Гыйльмановның эшен хөкүмәтебез ике мәртәбә Почет билгесе ордены белән бүләкләп зурлады, Бөтенсоюз пионер слетларына чакырып хөрмәтләде, аңа 1957нче елда яшьләрнең һәм студентларның VI Бөтендөнья фестивалендә катнашу бәхете насыйп булды, – дип истәлекләре белән уртаклашты мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова.
Чара үткәннәргә сәяхәтне хәтерләтсә дә, һәркем өчен тәрбия һәм тормыш дәресе булды. Фәрт Гыйльмановның эш алымнарын бүгенге чор балаларын чын шәхес итеп тәрбияләүдә менә дигән алым булуы ассызыкланды.
-
VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале 02.12.2016

29 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында, республика мәктәпләре арасында уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесенең йомгаклау тантанасы-гала концерт узды. Бәйгенең барлык этапларында да уңышлы нәтиҗәләр белән катнашып, тубәндәге номерлар финалга чыкты: Балтач урта мәктәбеннән 10-11 сыйныф укучылары “Спектакльдән өзек” номинациясендә К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек күрсәтеп 1 нче урынны яуладылар. Балтач урта мәктәбеннән Җәләлиева Илидә һәм Фәйзрахманов Азат шушы ук әсәрдән Надир һәм Сәрвәр дуэтын башкарып “Спектакльдән җыр” номинациясендә икенче урынга лаек булдылар. Балтач гимназиясеннән Герасимов Азат Американ комедиясеннән Гарифҗан монологы белән “Спектакльдән монолог” номинациясендә 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләребезне котлыйбыз
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 29.11.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
25 нче ноябрь көнне Яңгул урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Универсаль белем – күнекмәләрне үзләштерү нигезендә укучыларның шәхесен үстерү» темасына семинар үткәрелде.
Семинар эшчәнлегендә урта һәм төп мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Шәрипова Р. А., Гарипова Х. Н., Ахмадуллина Э. И. тарафыннан ачык дәресләр, мастер-класс һәм чаралар тәкъдим ителде “9 нчы сыйныфларда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Семинарда катнашучы укытучылар дәресләргә анализ ясадылар, алда торган чаралар буенча эшләрне планлаштырдылар.
-
Cеминар учителей химии и биологии. 26.11.2016

24 ноября на базе Смаильской СОШ прошел семинар учителей химии и биологии.
-
23-24 ноября в Республике Марий Эл проходят Дни татарского просвещения.
24.11.2016
23-24 ноября в Республике Марий Эл проходят Дни татарского просвещения. В праздничных мероприятиях принимает участие татарстанская делегация во главе с заместителем Премьер-министра Республики Татарстан – министром образования и науки Энгелем Фаттаховым. Из нашего района в мероприятии приняли участие директор МБОУ «Ципьинская СОШ» Нурмиев С. Т., директор МБОУ «Кугунурская СОШ» Галеев В. Г.
Торжественное открытие Дней татарского просвещения состоялось 23 ноября. В рамках пленарного заседания было подписано соглашение о сотрудничестве в области образования между школами нашего района и школами Мари-Турекского района Республики Марий Эл.
-
Октябрь аенда Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде
23.11.2016
Октябрь аенда Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде. 18 нче ноябрь көнне бу олимпиадада җиңүче укучылар (Норма мәктәбеннән Ризванова Зәлия, Фатыйхова Лилия, Әсхадуллина Гөлназ, Мәхмүтова Илүзә, Балтач мәктәбеннән Йосыпова Динә, Ибраһимова Энҗе, Ибраһимова Зилә, Хәйретдинова Лилия, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Куныр мәктәбеннән Михайлова Снежана, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу) Казан федераль университетында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
Семинар заместителей директоров
19.11.2016
17 ноября на базеМБОУ «Ципьинская СОШ» проведен семинар заместителей директоров воспитательной работе и классных руководителей –участников районного конкурса «Классный руководитель года-2017» по теме «Разнообразие форм и методов воспитательной работы как одно из условий разностороннего развития и самореализации личности»
В программе семинара классные часы, мастер-классы, проектная деятельность







