МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 390 учащихся/Бездә 390 укучы укый |
| У нас учат: | 49 педагога/Бездә 49 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Милли бизәкләрдә - күңел җылысы" 04.10.2021

"Милли бизәкләрдә - күңел җылысы" темасына тәрбия сәгате: 4 нче сыйныф укучылары авылыбызнын милли бизәкләре белән таныштылар.
Воспитательный час на тему "В национальных узорах - тепло души". Учащиеся 4 класса познакомились с национальными узорами нашего села.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2021

Бүген 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне.
Мәктәбебез укучылары лаеклы ялдагы апа-абыйларын, әби-бабайларын шушы бәйрәм белән тәбрик итәләр. Хөрмәтле Өлкәннәребез, сәламәт булыгыз, авырмагыз, балаларыгызны, оныкларыгызны һәм туганнарыгызны сөендереп яшәгез. -
Үзидарә утырышы 30.09.2021

Мәктәптә укучылар үзидарәсенең чираттагы утырышы. Бу утырышта яңартылган үзидарә үз эшчәнлеген башлады. Октябрь аена эш планы төзелде
-
Тантаналы кичә 29.09.2021

"Сез безнең иң кадерле мөгаллимәбез (мөгаллимебез), үрнәк алырлык кешеләребез", - дип башлана Норма мәдәният йортында оештырылган укытучы- ветераннарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм башка мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә багышланган "Хезмәтегез мактауга лаек " тантаналы кичәсенә булган чакыру. Ул Хәмидуллин Радик Рәхимҗан улы һәм Ахмадуллин Илгиз Рафаэль улы инициативасы һәм иганәсе белән үткәрелде. Илгиз Рафаэль улы мәктәптә һәркем үз һөнәренең остасы булуын алсызыклады. Аның чын күңелдән әйткән матур сүзләре һәрберебезнең йөрәгенә үтеп керде. Кичәдән күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләре белән кайттык. Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры коллективы куйган "Нәзер"спектакле кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Рәхмәт сезгә, хөрмәтегез өчен! Сәламәт булыгыз! Иминлек телибез, хөрмәтле укучыларыбыз! Чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Психологлар дәресләр уздырды 29.09.2021

Мәктәптәбебездә психологлар Алсу Васил кызы һәм Гөлнара Газинур кызы хезмәт күрсәттеләр. Алар укучыларны эмоциональ, ихтыяр, шәхси һәм коммуникатив өлкәләр компонентларын үстерү буенча дәресләр үткәрделәр.
-
Миләш җыю акциясе 28.09.2021

27 нче сентябрь көнне мәктәбебездә миләш җыю акциясе үтте . Акциядә барлык класслар да актив катнашты. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти - әниләр, миләш җыю акциясендә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
27сентября в школе прошла акция по сбору рябины, в которой приняли участие все классы. Спасибо обучающимся и родителям!
-
Өлкәннәр көне 27.09.2021

Бүген, 27 нче сентябрь көнне, мәктәптә өлкәннәр көне үтте. Хөрмәтле ветеран укытучыларыбызны, башка хезмәткәрләребезне чәй табынына чакырып, хөрмәт күрсәттек. Алар мәктәп уңышларына сөенделәр, үзләре хезмәт куйган чорны сагынып искә алдылар.
-
Баскетбол 27.09.2021

25 нче сентябрь көнне районда баскетбол командалары арасындагы ярышта укучы егетләр командасы I урын, кызлар командасы III урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Сириус олимпиадасы 23.09.2021

Физика, астрономия, математика, химия, биология, информатика фәннәреннән олимпиадаларның мәктәп туры "Сириус" белем бирү үзәге аша уздырыла.
-
Футбол 21.09.2021

19 сентябрьдә яшүсмерләр арасында футбол буенча район беренчелегенә ярышлар булды. Безнең укучыларның футбол командасының 2006-2008 елда туган уенчылары һәм 2009 -2010 елларда туган уенчылар төркеме беренче урын яулап, җиңүче булдылар. Тренер - Садыйков Р.М.














