МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125
-
дебатлар 29.10.2011

Дебатлар турниры.
Мәктәбебез укучылары һәм бер педагог 19- октябрь көнне дебатлар Турнирының муниципаль этабында катнаштылар. Әлеге төркем зона ярышларында 2 урынны алып кайтты. Команда составында түбәндәгеләр катнашты:
Габдрахманова Гүзәл- 10 сыйныф укучысы
Шайхетдинова Зөһрә- 10 сыйныф укучысы
Кабирова Алсу Рашит кызы тарих укытучысы
Команданы уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
-
КӨЗГЕ БАЛ 29.10.2011

28 нче октябрь көнне югары сыйныфлар өчен Көзге бал үткәрелде. Программада:
· көзгә багышланган чыгышлар
· көзге сый-нигъмәтләр,
· уеннар
· дискотека
Чарада укучылар актив катнаштылар.
-
Сөмбелә 29.10.2011

20 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен Сөмбелә үткәрелде. Программада:
· 3 класс укучыларының чыгышлары,
· уеннар.
· җырлар, биюләр.
Чара бик күңелле үтте.
-
Бездә кунакта-артистлар. 29.10.2011

29 октябрь көнне мәктәбебез артистларны кабул итте. Алмаз Хамзин төркеме укучыларга бик матур, эчтәлекле очрашу үткәрде. Очрашу ахырында укучыларга бүләкләрен бирделәр.
-
ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН БӘЙРӘМ
15.10.2011
· 5 ОКТЯБРЬ КӨННЕ СОСНА МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА АВЫЛЫБЫЗ ӨЛКӘННӘРЕ ӨЧЕН БӘЙРӘМ ОЕШТЫРЫЛДЫ. БУ БӘЙРӘМДӘ МӘКТӘБЕБЕЗ УКУЧЫЛАРЫ ДА КАТНАШТЫЛАР. БЕРСЕННӘН – БЕРСЕ МАТУР БИЮЛӘРЕ, ДӘРТЛЕ ҖЫРЛАРЫ БЕЛӘН ӘБИ –БАБАЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАДЫЛАР.
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ 15.10.2011

· УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН МӘКТӘПТӘ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАУ ИРТӘСЕ ҮТКӘРЕЛДЕ. ҺӘР КАБИНЕТ МАТУР ИТЕП БИЗӘЛДЕ. ИРТӘН КЛАССКА КИЛЕП КЕРҮГӘ ХӨРМӘТЛЕ МӨГАЛЛИМНӘРЕБЕЗНЕ ИХЛАС КОТЛАУЛАР ҺӘМ ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМНӘРЕ КАРШЫ АЛДЫ. 5 КЛАСС УКУЧЫЛАРЫНЫҢ КОНЦЕРТ ПРОГРАММАСЫ ДА УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗГА БИК ОШАДЫ. АЛАР КУЛДАН ЭШЛӘНГӘН КӘРЗИНДӘГЕ ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМНӘРЕН БҮЛӘК ИТТЕЛӘР.
-
ДИСКОТЕКА
15.10.2011
МӘКТӘПТӘ 8 – 11 КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН КӨННЕ БЕРЕНЧЕ ДИСКОТЕКА ҮТКӘРЕЛДЕ. УКУЧЫЛАР БИК ТЕЛӘП КИЛДЕЛӘР. 7.00- 9.00 КАДӘР РӘХӘТЛӘНЕП БИЕДЕЛӘР. ФОРПОСТ ЧЛЕННАРЫ АКТИВ ЭШ АЛЫП БАРДЫЛАР.
-
КӨЗГЕ БАЛ 15.10.2011

14 октябрь көнне уртанчы сыйныфлар өчен Көзге бал үткәрелде. Программада:
· көзгә багышланган композиция
· командага исем, девиз
· уеннар
· дискотека
Чарада укучылар актив катнаштылар.
-
БЕЗДӘ - ОЧРАШУ 15.10.2011

Районның социаль яклау бүлегеннән килгән психологлар белән очрашу булды. “Суицид очраклары һөм аларны булдырмау” дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырылды, тест алынды.
-
Безнең кызлар - ЧЕМПИОН! 15.10.2011

2010-11 нче уку елында Яр Чаллы шәһәрендә булган баскетбол ярышында 1996-1997 нче елгы кызлар командасы 1 нче урын яулап кайткан иде. Бу Балтач тарихында булмаган вакыйга! Районыбыз данын яклап кызларыбыз бу уку елында да (5.10-10.10 көннәрендә) янә зур сынауга киттеләр. Алар Татарстан беренчелегенә 1997 -1998 нче елгы кызлар арасында үткәрелгән баскетбол ярышында чемпион булып кайттылар. 8 команда белән көч сынашып, беренче урынга ия булдылар. Менә алар – безнең районыбыз горурлыгы:
· Нәҗипова Рүзилә- команда капитаны
· Ибрагимова Инзилә
· Хабибуллина Рамилә
· Хабибуллина Алисә
· Ибрагимова Илүзә
· Муллагалиева Гөлүзә
· Макамбаева Энҗе
· Ибрагимова Айгөл – Кенә мәктәбе укучысы
· Васильева Анастасия – гимназия укучысы
· Ахмадеева Зөһрә - гимназия укучысы
Чемпионкаларның тренеры Габдрахманов Фәнил Сәлимович. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, яңа җиңүләр теләп калабыз!












