МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча семинар 01.11.2011

26 октябрь көнне “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре” дигән район семинары булып узды. Семинарда районның методик үзәк җитәкчесе Зәкиева А.Ю. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Программа буенча мәктәпнең татар теле укытучылары Вәлиева Г.Ф., Зәйнуллина Л.Г. ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Укытучыларның дәресләре югары бәяләнде.
Алдагы эшләрегездә уңышлар сезгә, укытучылар!.
-
дебатлар 29.10.2011

Дебатлар турниры.
Мәктәбебез укучылары һәм бер педагог 19- октябрь көнне дебатлар Турнирының муниципаль этабында катнаштылар. Әлеге төркем зона ярышларында 2 урынны алып кайтты. Команда составында түбәндәгеләр катнашты:
Габдрахманова Гүзәл- 10 сыйныф укучысы
Шайхетдинова Зөһрә- 10 сыйныф укучысы
Кабирова Алсу Рашит кызы тарих укытучысы
Команданы уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
-
КӨЗГЕ БАЛ 29.10.2011

28 нче октябрь көнне югары сыйныфлар өчен Көзге бал үткәрелде. Программада:
· көзгә багышланган чыгышлар
· көзге сый-нигъмәтләр,
· уеннар
· дискотека
Чарада укучылар актив катнаштылар.
-
Сөмбелә 29.10.2011

20 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен Сөмбелә үткәрелде. Программада:
· 3 класс укучыларының чыгышлары,
· уеннар.
· җырлар, биюләр.
Чара бик күңелле үтте.
-
Бездә кунакта-артистлар. 29.10.2011

29 октябрь көнне мәктәбебез артистларны кабул итте. Алмаз Хамзин төркеме укучыларга бик матур, эчтәлекле очрашу үткәрде. Очрашу ахырында укучыларга бүләкләрен бирделәр.
-
ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН БӘЙРӘМ
15.10.2011
· 5 ОКТЯБРЬ КӨННЕ СОСНА МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА АВЫЛЫБЫЗ ӨЛКӘННӘРЕ ӨЧЕН БӘЙРӘМ ОЕШТЫРЫЛДЫ. БУ БӘЙРӘМДӘ МӘКТӘБЕБЕЗ УКУЧЫЛАРЫ ДА КАТНАШТЫЛАР. БЕРСЕННӘН – БЕРСЕ МАТУР БИЮЛӘРЕ, ДӘРТЛЕ ҖЫРЛАРЫ БЕЛӘН ӘБИ –БАБАЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАДЫЛАР.
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ 15.10.2011

· УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН МӘКТӘПТӘ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАУ ИРТӘСЕ ҮТКӘРЕЛДЕ. ҺӘР КАБИНЕТ МАТУР ИТЕП БИЗӘЛДЕ. ИРТӘН КЛАССКА КИЛЕП КЕРҮГӘ ХӨРМӘТЛЕ МӨГАЛЛИМНӘРЕБЕЗНЕ ИХЛАС КОТЛАУЛАР ҺӘМ ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМНӘРЕ КАРШЫ АЛДЫ. 5 КЛАСС УКУЧЫЛАРЫНЫҢ КОНЦЕРТ ПРОГРАММАСЫ ДА УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗГА БИК ОШАДЫ. АЛАР КУЛДАН ЭШЛӘНГӘН КӘРЗИНДӘГЕ ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМНӘРЕН БҮЛӘК ИТТЕЛӘР.
-
ДИСКОТЕКА
15.10.2011
МӘКТӘПТӘ 8 – 11 КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН КӨННЕ БЕРЕНЧЕ ДИСКОТЕКА ҮТКӘРЕЛДЕ. УКУЧЫЛАР БИК ТЕЛӘП КИЛДЕЛӘР. 7.00- 9.00 КАДӘР РӘХӘТЛӘНЕП БИЕДЕЛӘР. ФОРПОСТ ЧЛЕННАРЫ АКТИВ ЭШ АЛЫП БАРДЫЛАР.
-
КӨЗГЕ БАЛ 15.10.2011

14 октябрь көнне уртанчы сыйныфлар өчен Көзге бал үткәрелде. Программада:
· көзгә багышланган композиция
· командага исем, девиз
· уеннар
· дискотека
Чарада укучылар актив катнаштылар.
-
БЕЗДӘ - ОЧРАШУ 15.10.2011

Районның социаль яклау бүлегеннән килгән психологлар белән очрашу булды. “Суицид очраклары һөм аларны булдырмау” дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырылды, тест алынды.












