МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124
-
“Рыцарьлар турниры” 27.02.2012

“Рыцарьлар турниры”
22 нче февраль көнне 3 класслар өчен, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Рыцарьлар турниры” уздырылды. Класс җитәкчесе Ситдикова Э.И. укучылар өчен бик матур чара уздырды. Чарада укучылар актив катнаштылар. .
-
Кыш бабай алып кайту 12.01.2012
28 нче декабрь көнне мәктәпкә 1 класс укучылары Кыш бабай алып кайттылар. Ул безгә килгәндә урманда адашып калган. Балалар аны эзләп таптылар. Кыш бабайга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп күрсәттеләр. Ул исә үз чиратында аларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады. -
маскарад 12.01.2012
28 нче декабрь көнне мәктәптә 7 – 11 класс укучылары өчен «Зәңгәр ут яктысында» дип исемләнгән маскарад үткәрелде. Кунакка килгән Кыш бабай укучыларга бүләкләр өләште, Кар кызы үзенең җырын бүләк итте. Укучылар белән бергәләп «Петушок», «Утята», «Сигезле» биюләре биеделәр. Һәр класска өй эше итеп бер чыгыш һәм бер концерт номеры әзерләп килергә бирелгән иде. Алар уеннар белән чиратлаштырылып алып барылды. Бәйрәм ахырында һәр класска Яңа ел торты бирелде. -
Чыршы бәйрәме 12.01.2012
29 нчы декабрь көнне 1-6 класс укучылары өчен «Кыш бабай бәйрәмгә чакыра» дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм гомуми сценарий нигезендә алып барылды. 1 класстагы Шүрәлеләр һәм Куяннар, 2 класстагы куркак куяннар, 3 классның зирәк гномнары, 4 класстагы кар бөртекләре һәм аюлар, аждаһа, 5 классның шук буратинолары, 6 класстагы юлбасарлар һәм убырлылар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы килеп кергәч, бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Бергәләп чыршы тирәли әйлән – бәйлән уйнадылар. Кыш бабай балаларның кулларын өшетте, Кар кызы серле кар бөртекләре белән җырлап биеде. Кыш бабай зур капчык белән алып килгән күчтәнәчләрен балаларга да, килгән кунакларга да өләште. Бәйрәм ахырында лотерея уйнатылды, һәр укучыга бүләкләр тапшырылды. -
« Яңа ел уенчыгы» конкурсы
12.01.2012
25 декабрь көнне мәктәптә « Яңа ел уенчыгы» конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста катнашу ирекле дип куелды. Укучылар бик теләп катнаштылар. Оригиналь уенчыклар әзерләп килделәр. Звеноларда урыннар чыгарылды. Һәр укучыга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
КЭС-баскет 12.01.2012
8-9 нчы январь көннәрендә Саба районында Мәктәп Баскетбол Лигасының «КЭС-баскет» Республиканың зона ярышлары булып үтте. Бу ярышта: Кукмара, Арча, Саба, Теләче, Биектау, Балтач командалары көч сынашты. Безнен Сосна командасы барлык командаларны да җиңеп, 1 урынга лаек булды. Алар: кубок, медаль, форма һәм Республиканың финал ярышларына путевка белән бүләкләнделәр.Менә безнең чемпионкаларыбыз: Габдрахманова Гүзәл, Муллагалиева Гөлия, Муллагалиева Зәлидә, Макамбаева Гөлчәчәк, Хасанова Рәшидә, Гибадуллина Гөлинә, Шамилова Азалия, Назипова Рүзилә, Ибрагимова Инзилә, Хабибуллина ИнзиләКызларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар телибез. -
Кызлар арасында хоккей ярышы 12.01.2012
11 январь көнне кызлар арасында хоккей ярышлары булып узды. Безнен кызлар командасы Гимназия командасын җиңеп, Ципья командасына җиңелеп 2 урын яуладылар.Менә алар:Габдрахманова Гүзәл, Гибадуллина Гөлинә, Ибрагимова Инзилә, Хабибуллина Рамилә, Назипова Зәлидә, Гараева Ильзия -
“Класс җитәкчесе -2011” конкурсы 10.12.2011

7 нче декабрь көнне Садикова Альбина Рашит кызы республика күләмендә үтүче “Класс җитәкчесе-2011” конкурсының зона этабында уңышлы катнашып кайтты. Конкурс Питрәчтә үтте. 7 районнан килгән класс җитәкчеләре үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Альбина Рашитовнага администрация исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Алдагы эшләрендә уңышлар телибез.
-
Ачык чара 10.12.2011

1 нче декабрь көнне озынайтылган көн төркемендә ачык чара үткәрелде. Тәрбиячеләр Исмагилова Г.М. һәм Хафизова Л.Г. укучылар белән “ Үги кыз “ дигән театрны сәхнәләштерделәр. Чарада башлангыч класс укучылары һәм укытучылары катнашты.
-
Очрашу 10.12.2011

9 нчы декабрь -“Ватан геройлары көне”. Шул уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Ә иң истәлекле вакыйга булып Социалистик Хезмәт герое Нәфыйкова Сәрвәр апа белән очрашу булды. Бу очрашуда район башкарма комитетыннан Зәкиев В.М., Сосна авылы башлыгы Садиков Р.М.. мәктәп директоры Котдусов Г.Х. катнашты. Очрашу җанлы үтте. Сәрвәр апа узенең истәлекләре белән уртаклашты. Укучылар узләренең теләкләрен концерт номерлары белән ирештерделәр.












