МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
“Экология һәм без” 17.04.2012

“Экология һәм без”
-
“Кошлар-табигать дуслары” 17.04.2012

“Кошлар-табигать дуслары”
-
Юл йөрү кагыйдәсен кечкенәдән бел. 27.02.2012

Юл йөрү кагыйдәсен кечкенәдән бел.
Буген 22 февраль көнне Сосна мәктәбендә кунакта “Аккош” балалар бакчасы балалары. Бу Сосна мәктәбенең яшь инспекторлары һәм балалар бакчасының “Юл йорү кагыйдәләре буенча” чираттагы очрашу иде. Күп еллардан бирле мәктәбебездә “ЮИД” отряды эшләп килә, җитәкчесе Исмәгыйлов Марат Фаритович, отряд җитәкчесе Файзрахманов Азат. Отряд район- республика ярышларында уңышлы гына чыгыш ясап килә.
Бу очрашуда без укучылар төрле ситуацияле чыгышлар ясадык, балалар бакчасында алган белемнәрне ничек дәвам итуебезне курсәттек һәм үзебез укытучы ролендә чыгыш ясадык. Нәниләребез дә безнең белән бик актив өйрәнү уеннарында бик теләп актив катнаштылар. Без бу очрашудан бик канәгать калдык.
Сосна мәктәбенен “ЮИД” отряды укучылары.
-
Очрашулар дэвамлы булсын 27.02.2012

Без 10 нчы хэм 11нче сыйныф укучылары узебезнен «Тормыш иминлеге нигезлэре» укытучысы Исмагилов Марат Фаритович белэн, 18 нче февраль конне, армиядэн кайткан егетлэр белэн очрашу кичэсенэ жыйналдык. Очрашуга Гибадуллин Фаил хэм Газимов Рэнислэр килгэннэр иде. Бу очрашуны без бик котеп алдык, чонки безнен армия турында кубрэк белэсебез, узебезне кызыксындырган сорауларга жавап табасыбыз килде. Очрашу вакытында берсеннэн-берсе кызыклы сораулар бирелде. Ин кызыксындырган сорауларнын берсе, ул да булса «дедовщина» булды. Без алардан нэрсэ ул, гомумэн бармы юкмыикэнен сорадык. Дедовщинанын тирэн мэгънэсе эчке тэртип кагыйдэсе икэн.Аннары башка сорауларны бирдек. Мэсэлэн: кондэлек режим, буш вакытларын ничек уткэрулэрен сорадык, э алар уз чиратында бу сорауларга анлаешлы, тогэл итеп жавап бирделэр. Мэктэптэ эйрэтелгэн фэннэрнен, физик эзерлекнен бик тэ кирэкле булуын анлаттылар. Шулайук армия хезмэте вакытында узеннэ кирэкле хэнэр дэ узлэштеру мэмкинлеклэре турында сэйлэделэр.
Бу очрашу бездэ бик кунелле хатирэлэр калдырды. Бер сэгатькэ сузылган энгэмэ бер минут эчендэ узган кебек булды. Без бу очрашудан бик кэнагать, армия тормышы турында тулырак мэгълуматлар алдык. Мондый очрашулар безгэ, укучыларга бик кирэк дип саныйбыз, бу очрашулар ешрак уткэрелсен иде.
Сосна мэктэбенен 10-11 сыйныфукучылары.
-
Очрашу 27.02.2012

Очрашу кичәсе
11 нче февраль көнне мәктәптә Сосна урта мәктәбен моннан 10,20 ел элек, Сосна сигезьеллык мәктәбен 30, 40 ел элек тәмамлаган укучылар белән “Онытылмаслык мәктәп еллары”дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәнең беренче тантаналы өлеше мәктәпнең өске залында үткәрелде. Очрашуга килгән кунаклар һәм укытучылар 11 класс укучыларына теләкләрен, киңәшләрен әйттеләр. Үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, җырлар башкардылар. Мәктәп өчен алып килгән бүләкләрен тапшырдылар. Тантаналы өлештән соң һәр класс үз көчләре белән әзерләнгән чәй табынына үтте.
-
“Театр һәм балалар” атналыгы 27.02.2012

“Театр һәм балалар” атналыгы
5-10 февраль көннәрендә мәктәптә “Театр һәм балалар” атналыгы булып узды. 2-10 класс укучылары спектакль сәхнәләштереп, аны әти - әниләргә куйдылар. Катнашкан артистларыбызга һәм аларны әзерләгән класс җитәкчеләренә мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәт белдерелде, грамоталар тапшырылды.
-
Сәламәтлек айлыгы 27.02.2012

Сәламәтлек айлыгы
Февраль мәктәптә сәламәтлек айлыгы дип игълан ителде. Класслар ике ротага бүленеп, төрле спорт ярышларында көч сынашалар. Алар график нигезендә үткәрелә. Сәламәтлек айлыгының соңгы ярышы – АҖАГАН.
-
«Лыжня России» 27.02.2012

«Лыжня России»
Сигезенче тапкыр узучы «Лыжня России» акциясендә катнашудан мәктәбебез дә читтә калмады. 18 февраль көнне 20 укучы һәм 5 укытучыдан торган команда районның төп чаӊгы трассасына чыгып, сәламәтлекләрен ныгытты. 7 класс укучысы Шакирова Нәзилә 3 урын, укытучылар арасында Исмагилов Марат Фәритович 3 урын яуладылар. Бу зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Фәнни-гамәли конференция 27.02.2012

Фәнни-гамәли конференция
8 класс укучысы Зәйнуллин Илмир Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап 3 урын алып кайтты. Татар теле һәм эдәбияты укытучысы Вәлиева Гүзәлия Фатыйховна шушы ук конференциядә рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Котлау иртәсе 27.02.2012

Котлау иртәсе
22 нче февраль көнне 6 класс укучылары мәктәбебез малайларын, егетләрен, ир-егетләрен бәйрәм белән котладылар. Котлау шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм иртәсен әзерләгән укытучыларга, 6 класс укучыларына мәктәп администрациясе тарафыннан зур рәхмәт белдерәбез.












